Азнакай клиент хезмәтендә узган елга нәтиҗә ясадылар, быелгы үзгәрешләрне барладылар
Пенсия фондының Азнакай клиент хезмәте (бүлек хокукында) коллективы хисап җыелышы үткәрде.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Оксана Газизова да катнашты.
Клиент хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина үзенең чыгышында узган елгы зур үзгәрешләргә тукталды. 2021 елның 1 апреленнән Пенсия фондының район идарәсе исемен Клиент хезмәтенә үзгәртсә дә, тулаем алганда, эш урыннары саклап калынды. Шулай ук Ана капиталын билгеләү мәсьәләләре буенча хезмәт каршында аерым бүлек барлыкка килде.
Хисап җыелышында озак еллар дәвамында фидакарь хезмәт куйган белгечләргә республика Пенсия фонды бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Моннан 40 ел элек нәкъ шушы көнне хезмәт юлын биредә башлап җибәргән Галия Дәүликамовага зур кадер-хөрмәт күрсәтелде. Аңа җитәкчеләр истәлекле бүләкләр тапшырып изге теләкләрен җиткерделәр, коллегалары тарафыннан котлаулар, җылы сүзләр яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев