Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай китапханәчеләре генерал-майор Фатих Булатов истәлегенә акция уздырдылар

    ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Азнакай районы китапхнәчеләре генерал-майор Фатих Булатов истәлегенә акция уздырдылар.

    Фатих Булатов 1902 елда Түбән Сукаеш авылында туа. Хәрби академия тәмамлап, гомерен илебез сагына багышлый. Казанда полк мәктәбе командиры, Саратовта батальон командиры булып, 1939 елда Монголиядә, аннан Бурятиедә хезмәт итә. 1941 елдан сугыш тәмамланганчы башта полк, аннан дивизия белән командалык итә, генерал-майор дәрәҗәсенә җитә. Ике Ленин ордены, дүрт Сугышчан Кызыл байрак ордены, II дәрәҗә Суворов ордены һәм башка күп санлы бүләкләргә ия.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: