Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай кешесе полиция хезмәткәрен мыскыллаган өчен җәзага тартыла

    Үз-үзеңне контрольдә тота алмасаң Азнакай шәһәр прокуратурасы Азнакайда яшәүче 50 яшьлек гражданин М. га карата дәүләт гаепләвен яклады. М. Азнакай шәһәре Нефтьчеләр урамындагы 21 нче йорт подъездында үзен тәртипсез тота, полиция хезмәткәренең законлы гамәлләренә каршы төшеп, җәмәгать тәртибен саклаучылар адресына төрле ямьсез сүзләр әйтә. Җинаять эшен караганнан соң, суд аны...

    Үз-үзеңне контрольдә тота алмасаң

    Азнакай шәһәр прокуратурасы Азнакайда яшәүче 50 яшьлек гражданин М. га карата дәүләт гаепләвен яклады.

    М. Азнакай шәһәре Нефтьчеләр урамындагы 21 нче йорт подъездында үзен тәртипсез тота, полиция хезмәткәренең законлы гамәлләренә каршы төшеп, җәмәгать тәртибен саклаучылар адресына төрле ямьсез сүзләр әйтә.

    Җинаять эшен караганнан соң, суд аны РФ Җинаятьләр Кодексының 319 нчы маддәсе буенча (үз вазифасын башкарганда власть вәкилен ачыктан-ачык мыскыллау) гаепле дип тапты һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән, 8 айга төзәтү эшләренә тартты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: