Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай кешесе фатирында наркопритон тоткан өчен хөкемгә тартылгын

    40 яшьлек гр. В. аңлы рәвештә үз фатирын наркотиклар хәзерләү һәм куллану өчен притон максатында тоткан. Тикшерүләр барышында әлеге фатирда наркотиклар кулланучылар ачыклана һәм алар берничә тапкыр административ җавапка тартыла. Притон тотучыга карата кисәтүләр ясала. Әмма шуңа да карамастан, ул бу шөгыленнән туктамый. Нәтиҗәдә, В.га карата җинаять эше кузгатыла. Бер...

    40 яшьлек гр. В. аңлы рәвештә үз фатирын наркотиклар хәзерләү һәм куллану өчен притон максатында тоткан. Тикшерүләр барышында әлеге фатирда наркотиклар кулланучылар ачыклана һәм алар берничә тапкыр административ җавапка тартыла. Притон тотучыга карата кисәтүләр ясала.


    Әмма шуңа да карамастан, ул бу шөгыленнән туктамый. Нәтиҗәдә, В.га карата җинаять эше кузгатыла. Бер елга кадәр сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Шундый ук гамәлләрен тагын да дәвам итсә, аңа реаль рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы яный.


    Азнакай шәһәр прокуратурасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: