Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр дә сайлаудан читтә калмады

Актүбә бистәсендә урнашкан интернатта ТР Президентын һәм бистә Советы депутатларын сайлыйлар.

Иртәннән Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында күтәренке кәеф сөрә, музыка уйный, биредә тәрбияләнүчеләр сайлауга ашыга...

Монда ТР Президентын һәм бистә Советы депутатларын сайлыйлар.

Интернатта тавыш бирү күчмә сайлау комиссиясе тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылган иде: һәркемгә битлек, перчатка һәм ручка бирелде. 

- Бездә сайлаулар һәрчак оешкан төстә үтә. Аларның һәрберсе тормышыбызда бик зур роль уйный. Шуңа биредә яшәүче һәр кеше үз тавышының никадәр әһәмиятле һәм мөһим булуын аңлый, - ди психолог Алсу Әмирова. 

Интернатта яшәүчеләрнең барысының да фикере бер: дөньялар тыныч, күк йөзләре аяз булсын. 

-  Яшәү шартларыннан бер дә зарлана алмыйбыз, бик яхшы. Торган җиребез чиста, бик тәмле итеп ашарга әзерлиләр. Республика, район, бистә җитәкчелегенең ярдәмен һәрчак тоеп яшибез, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев