Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай каракларының гомере төрмәдә яна

    Кайбер мөселман илләрендә ислам кануннары буенча караклык, кеше әйберен урлау иң олы гөнаһлардан саналып, бу гамәлне кылучыларга каты җәзалар күрелә, хәтта кайберләрендә андыйларның кулларын ук кисәләр. Безнең илдә исә кануннар ул кадәр үк кырыс түгел, бәлки шуңадыр да, бу төр җинаятьләр саны елдан-ел артуга бара. Азнакай шәһәр суды тарафыннан шундый...

    Кайбер мөселман илләрендә ислам кануннары буенча караклык, кеше әйберен урлау иң олы гөнаһлардан саналып, бу гамәлне кылучыларга каты җәзалар күрелә, хәтта кайберләрендә андыйларның кулларын ук кисәләр. Безнең илдә исә кануннар ул кадәр үк кырыс түгел, бәлки шуңадыр да, бу төр җинаятьләр саны елдан-ел артуга бара.

    Азнакай шәһәр суды тарафыннан шундый төр берничә эш каралган утырышларга гына тукталыйк.

    Районыбыз авылларының берсендә, кышкы кичтә, исерек хәлдәге Әминов (исемнәр үзгәртелде) урамнан үтеп барганда Хөсәенова яшәгән йортның верандасын ватып керә. Берничә көн үтүгә, шушы ук урамда яшәүче Әхмәтованың сараеннан төргәге белән фольгоизолон урлап чыгып барганда, авылдашларының берсе күреп калып, аннан төргәкне урынына куюны сорый, әмма тегесенең исе дә китми, үз юлында була. Ә бит кыңгыр эшенең ахыры судта тәмамланасын яхшы белә.

    Суд утырышында Әминов кылганнарын инкарь итми, гаебен тулысынча таный, суд карарын аерым тәртип кулланып чыгаруны сорый. Аның гамәлен суд чит кеше торагына законсыз, хуҗа рөхсәтеннән башка үтеп керү һәм чит милеккә кул сузу дип билгели. Ул 1 ел, 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

    Энә дә бүләк, дөя дә бүләк булган кебек, энә урласаң да, дөя урласаң да - караклык. Михайловның өендә чакта, ул күрмәгәндә, танышы Җәлилова акча янчыгын урлый, анда 480 сум була. Йорт хуҗасының янчыкны кире кайтару таләбен хатын колагына да элми, чыгып китә. Шулкадәр генә акча өчен суд юлында йөрмәм әле, дип уйлаган, күрәсең. Ә бит тәрбиясендә балигъ булмаган өч баласы да бар. Нәфесен тыя алмаган Җәлиловага хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына түләп, 4 аен төзәтү эшләрендә үткәрергә туры килә.

    Бөкрене кабер генә төзәтә, дип халык бик образлы итеп, хак әйтә. Әнә, бер кыңгыр юлга баскан Екатерина инде биш тапкыр хөкем ителә, соңгы җинаяте өчен 3 ел төрмәдә утырып, аннан быелның 15 мартында кайта һәм... атна да үтми, янә шул юлга баса. Хатын-кыз бит югыйсә, гаилә учагын саклап, сабыйлар үстереп, матур гына яшәр чагы. Суд материаллары белән таныша башлагач, мондый тәрбиянең юньсез анадан ук килүен аңлыйсың. Кызы төрмәдә чакта, ул танышы Гөлназның курткасын урлап, штрафка тартылган була. Берчак шулай урамда очрашкач, ул Гөлназны үзләренә чакыра. Бу вакытка срогын тутырып кызы да кайткан, аның да өйдә чагы була. Өчәүләп хәмер эчәләр, шунда ана кеше кызына кунак ханым аркасында 7 мең сум штраф түләгәне турында әйтә. Инде саубуллашып, подъезддан чыгып килгәндә, Гөлназның телефоны шалтырый, шулчак Катя кунак кулыннан аны тартып ала һәм чәченнән йолкып алып, башына суга, телефонны кесәсенә салып куя. Зыян күргән хатын полиция чакыра...

    Нәтиҗәсе шул: төрмәдән башы чыкмаган, 30 яшенә җитеп килүче Екатерина тагын 2 елга төзәтү колониясенә җибәрелә. Төзәлерме?... Монсын инде бер Аллаһ кына белә.

    Ә менә полиция хезмәткәре киемендәге угры исеректән күпкә куркынычрак, чөнки формасына караганда халык сакчысы, яклаучысы булырга тиешле кешене азгын бер карак булып чыгар дип берәү дә башына китерми. Афанасьевның да криминал тарихы бай: урлашуы, кеше талаганы өчен биш тапкыр хөкем ителгән.

    Чираттагысы беркатлы авыл кешеләренә карата эшләнә. Мәхмүтов, йортына "тикшерү эшләре" белән полиция киемендәге берәү килеп кергәч, башта югалып кала, әмма "орган вәкиле"нә каршы килә алмый. Тегесе аның ялгыз яшәве һәм өлкән яшьтә булуыннан (бу белешмәне ул кибеттә авылдашлардан ала) файдаланып, үз өендә кебек йөри: кием шкафын да тикшерә, сандык, карават асты, хәтта... суыткычын да. "Майор" чыгып киткәч кенә хуҗа элгечтәге костюм кесәсендәге 5500 сум акчадан "җилләр исүен" шәйләп ала.

    Ә бу вакытта угры "тикшерү эшен" күрше авылда дәвам итә. Урамда очраганнардан умартачы яшәгән йортны сорап (ул инде акчасыз булмас!) туп-туры шунда юнәлә. Һәм ... "дәлил"ен дә таба бит: Миркәев йортында биш ау мылтыгы патроны килеп чыга. Законсыз корал саклаганы өчен җинаять җаваплылыгына "эләгәсең килмәсә" дип, хуҗадан 5 мең сум акча таләп итә. Әмма пенсионер 700 сумын гына бирә ала. "Иптәш майор" моның белән генә чикләнми, чыгып киткәндә верандадан өч литрлы бал банкасын да эләктерә. Шул рәвешле, угры Миркәевкә 2200 сумлык зыян сала.

    Суд полиция хезмәткәре киемендә кешеләрне алдап, талап йөргән Афанасьевны, элеккеге үтәлеп бетмәгән хөкем карарын да исәпкә алып, 5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Угры суд залында ук сак астына алына. Аңа бу елларын каты режимдагы төзәтү колониясендә үткәрергә туры киләчәк.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: