Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай җитәкчеләре Түбән Якыйдан Таһира Асанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады

    Азнакай - озак яшәүчеләр ягы дисәң дә була. Ай саен район хакимияте олуг юбилярларны тәбрикләп, аларга бүләкләр тапшыра. Шушы көннәрдә Түбән Якый авылында яшәүче Таһира Асановага да изге теләкләр яуды. Туксан ел гомер диген! Әйтүе генә ансат. Ул еллар эчендә күпме тарихи вакыйгалар булып үткән. Колхозлашу еллары, сәнәкчеләр фетнәсе, Сталин...

    Азнакай - озак яшәүчеләр ягы дисәң дә була. Ай саен район хакимияте олуг юбилярларны тәбрикләп, аларга бүләкләр тапшыра. Шушы көннәрдә Түбән Якый авылында яшәүче Таһира Асановага да изге теләкләр яуды.

    Туксан ел гомер диген! Әйтүе генә ансат. Ул еллар эчендә күпме тарихи вакыйгалар булып үткән. Колхозлашу еллары, сәнәкчеләр фетнәсе, Сталин репрессиясе, сугыш михнәтләре...

    Бу хәлләрне авыл мулласы Габделбариның тугыз бала арасында алтынчы булып дөньяга килгән Таһирага да күрергә насыйп була. Аның бабасы Әсәнбай Кәкре Елга авылына ике ир туганы янына килеп урнаша. Ул оста тимерче була, җитү тормышта яши. Совет власте урнашкач, ике катлы йортын, мал-туарын тартып алалар. Габделбариның муллалыгын ташлап, совет власте урнаштыруда актив катнашуы, Мәсгут авылында волость секретаре булып эшләве дә ярдәм итми. 1931 елны Габделбариның үзен дә Себергә сөрәләр. Әтисенең «халык дошманы» булып танылуы Таһирага һәм аның туганнарына зур кыенлыклар тудыра. Абыйларын сугышка кадәр армиягә алмыйлар, кызга исә Асанова фамилиясенә күчәргә туры килә.

    Таһира урта белем алгач, колхозда хисапчы булып эшли. Сугыш башлангач, укытучылар җитмәү сәбәпле, аны Бөгелмәгә укытучылар хәзерләү курсларына җибәрәләр. Ул гомерен шушы тынгысыз һөнәргә багышлый: 25 ел - Түбән Якыйда, 10 ел Мәлбагышта балалар укыта. Комсомол, партком секретаре, агитатор, концертлар оештыручы булып, өстәмә эшләр дә башкарырга туры килә.

    Сугыштан яраланып кайткан, авыл Советы рәисе булып эшләүче Галимҗан Сабирҗанов белән 1946 елда гаилә кора. 49 ел бергә тату гомер кичерәләр. Үзләренә охшап, балалары Галия дә, Таһир да, Заһир да, Гамир да акыллы, эшчән булып үсәләр.

    Таһира Габделбари кызының авылда һәм районда абруе зур. Аның укучыларының күбесе - данлыклы нефтьчеләр.

    Тугызынчы дистәсен түгәрәкләсә дә, газета-журналлар укып, заманны аңлап, яшьләргә киңәшләрен биреп яши ветеран.

    Индус Мәрданшин,

    ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: