Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай җитәкчеләре спортта да сынатмый

    Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан республикада дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарында, муниципаль районнар һәм җирле үзидарәләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында уздырылучы Спартакиаданың финал ярышлары үтте. Хезмәттә дә сынатмаган җитәкчеләребез монда да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Команда беренчелегендә район командасы азга гына калышып, бишенче булды. - Спартакиада - үзебезнең көчне сынап карар...

    Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан республикада дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарында, муниципаль районнар һәм җирле үзидарәләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында уздырылучы Спартакиаданың финал ярышлары үтте.

    Хезмәттә дә сынатмаган җитәкчеләребез монда да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Команда беренчелегендә район командасы азга гына калышып, бишенче булды.

    - Спартакиада - үзебезнең көчне сынап карар һәм коллегаларыбызны күзәтер, чагыштырыр өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә без үзебезнең алга беренче өчлеккә керергә дигән максат куябыз , - ди район спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: