Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай ир-егетләре бильярд ярата (ФОТО+ВИДЕО)

    Оныклары Азат һәм Марат Галиевлар бабайлары – Бөек Ватан сугышында катнашып Кызыл Йолдыз орденына, күпсанлы медальләргә, илгә җиңү яулап кайткач район үсешендә куйган фидакарь хезмәте өчен югары бүләкләргә лаек булган легендар шәхес Габделгалим Галиев хөрмәтенә ел да Өлкәннәр айлыгында районыбызның бильярд сөюче ветераннарын җыеп зур бәйрәм үткәрәләр.

    Быел да ул зур колач алып, анда 50 гә якын һәвәскәр спортчы катнашты. Әйе, Азнакайда бильярд белән мавыгучылар күплегенә елдан-ел ныграк инанасың. Сыйлы табын артында кунак булып, онытылып бильярд уйнап, чордашлар рәхәтләнеп сөйләштеләр, күңел ачтылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: