Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай игенчеләре язгы чәчүгә әзер

    Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара, кайбер басулар инде чем кара күлмәген дә "киеп куйган". Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Авыл хуҗалыгы өчен язгы чәчү эшләре дә якынлаша бара. Районыбыз аграрийларында язгы кыр эшләренә хәзерлек ничек? Әлеге сорау белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек. - Язгы кыр эшләре нигездә...

    Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара, кайбер басулар инде чем кара күлмәген дә "киеп куйган". Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Авыл хуҗалыгы өчен язгы чәчү эшләре дә якынлаша бара. Районыбыз аграрийларында язгы кыр эшләренә хәзерлек ничек? Әлеге сорау белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек.

    - Язгы кыр эшләре нигездә һава шартларына бәйле рәвештә башланып китә. Соңгы елларда, шул исәптән быел аеруча, яз иртә килә - диде ул. - Узган ел да иртә башлаган идек, быел тагын да иртәрәк булыр, ахры. Безнең төп бурыч - туфрактагы дымны саклап калып, аз вакытта сыйфатлы итеп чәчү эшләрен башкарып чыгу. Бөтен авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү технологиясе шуңа юнәлдерелгән.

    Хәзерлекнең туктап торганы да юк инде аның. Иген уңышына нигез көздән үк салына бит ул. Җирләребез көздән үк яхшылап эшкәртелде. Көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре язгы кыр эшләренә хәзерлек буенча зур эш башкарды. Хуҗалыкларда чәчү мәйданчыкларының структурасы эшләнде, эш планнары төзелде.

    Район күләмендә сөрүлек җирләр 113 мең гектар тәшкил итә. 102433 гектарда чәчүлек җирләр. Узган ел белән чагыштырганда техник культураларны киметү бәрабәренә бөртекле культураларны чәчү мәйданы 3 процентка артты һәм 63240 гектарга кадәр җитте. Техник культуралар - 3849 гектар.

    Терлек азыгы культуралары 35285 гектар җирне били, шуның 17345 гектары узган еллардан калган күпьеллыклар. 3211 гектарда күпьеллыкларны яңартырга планлаштырылды. Силоска кукуруза һәм яшел азык - 7857, берьеллыклар - 7649 гектарда.

    20 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде. Аның 17 меңе - бөртеклеләр, уҗым бодае -10303, арыш- 6466 гектарда. Алар әйбәт кенә кышлап чыктылар. Димәк, безнең югары уңыш алырга тулы мөмкинлегебез бар һәм без моңа бурычлыбыз.

    Узган елларда туплаган зур тәҗрибәбез бар. Кайбер хуҗалыкларда бөртеклеләрнең гектарыннан 40 ар центнер уңыш алдык. Моның өчен үзвакытында агротехник чараларны (тукландыру, тырмалау, корткычлар, авыруларга каршы көрәш) уздырырга кирәк. Сабан ашлыклары өчен көздән 60 мең гектар җир эшкәртелде, язын 66 мең гектарда чәчүлек эшләрен башкарырга кирәк. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 13 мең тонна чәчүлек орлык кирәк. Район бүгенге көндә 14 мең тонна сыйфатлы чәчүлек орлык белән тәэмин ителгән, бу 107 процент дигән сүз. Элиталы орлыклар запасын тулыландыруда зур эш алып барабыз. Әлеге максатта муниципаль район башлыгы ярдәме белән узган ел 70 тонна сабан культурасы һәм 48 тонна уҗым культурасы сатып алынды. Ләкин орлыкларның репродукцион составын арттыру өлкәсендә ел саен эшләргә кирәк. Моның өчен 80 тонна элиталы репродукция орлыкларын сатып алырга (шул исәптән сабан бодае - 25; арпа - 20; солы - 20; борчак - 10; 3 тонна карабодай, 2 тонна вика) кирәк.

    Орлыкларны чәчү алдыннан агулау үсемлекләрне авырулардан саклауда зур әһәмияткә ия. Бары тик шулай гына аларны төрле куркыныч авырулардан саклап калып була. Әлеге профилактик алымны кулланмау иген уңышын киметүгә китерә. Хәзер орлыкларны җылыту, агулау, кыскасы, чәчүгә хәзерләү эшләре белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2133 тонна менераль ашламасы бар. Язгы чәчү эшләрен уздыру өчен хуҗалыкларга 5200 тонна кирәк. Хуҗалыкларның ашламалар белән тәэмин ителеше аларга булган бәяләрдән һәм кредит алу мөмкинлегеннән тора.

    - Язгы чәчү эшләрендә машина-трактор паркының хәзерлеге зур әһәмияткә ия.

    - Техникаларыбыз яңартылган, яхшылап ремонтланган. Чөнки бу чорда авыл хуҗалыгы техникасының ватылмыйча эшләве зур әһәмияткә ия. 90 процент техника, (шул исәптән 89 % тракторлар, 87 % чәчү техникасы, 93% культиваторлар) язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы җитәкчелегендәге, хуҗалыкларга беркетелгән җаваплы җитәкчеләр, ветераннар, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашындагы махсус комиссияләр агропредприятиеләрдәге хәзерлек эшләрен җентекләп тикшереп чыктылар. "Азнакай"АФ", "Союз - Агро" ҖЧҖ, "Марс", "Таллы Бүләк" АХҖК, "Корбанов И.В.", "Габдрахманов Л.Г." КФХларда язгы чәчү эшләренә бик яхшы хәзерләнгәннәр. Шулай ук "Чалпы" ҖЧҖ, "Гыйльманов А. М." КФХ, "Агро ТНГС И" хуҗалыкларында да узган ел белән чагыштырганда эш яхшы оештырылган. Күчмә тикшерү комиссиясе киләчәктә кмичелекләре булган хуҗалыкларда кабат тикшерүләр уздырачак, шулай ук фермерлык хуҗалыкларында да булачаклар.

    "Лизинг - Грант" программасы буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлык хуҗалыкларында 7 берәмлек МТЗ-82 һәм МТЗ-1221 тракторы яңартылды, 4 данә СЗП-3,6 чәчкече, ПСТ-12 прицебы алынды.

    Язгы кыр эшләрен башкару өчен 3500 тонна дизель ягулыгы, 320 тонна төрле майлар кирәк. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм максатыннан ТР авыл хуҗалыгы Министрлыгы аша язгы кыр эшләре чорында ташламалы шартларда 2323 тонна дизель ягулыгы биреләчәк.

    - Быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә вәзгыять шактый катлаулы. Бу финанс кыенлыклары белән дә бәйле.

    - Чәчү кампаниясен башкару өчен район хуҗалыкларына 347 млн. сум финанс ресурслары, яки 1 гектарга чәчүлеккә 3387 сум кирәк. Ә барлык технологик эшләрне дә уңышлы башкару өчен гектарына 5 мең сум кирәк. Быел узган ел белән чагыштырганда кредит алу темплары кимеде. Бу аңлашыла да, чөнки 2015 елда банкларда процент ставкалары 20-25 процентка артты. Күп хуҗалыклар өчен залог суммасы да проблемага әйләнде. Әмма, күптөрле хөкүмәт, район ярдәмен тоеп торабыз. Март аенда барлык хуҗалыклар һәм КФхларга үсемлекчелекне яклау программасы буенча ГСМ, запас частьләр, ашлама сатып алу, хезмәт хакы түләү максатында федераль бюджеттан 17 млн сум акча килде. Бу 1 гектар чәчүлек җиргә 200 сум дигән сүз. Бүгенге көндә бюджеттан менералҗ ашламалар сатып алу өчен 43 млн сум көтелә. Шул ук вакытта бюджеттан элиталы орлыклар сатып алу чыгымнарының бер өлешен кайтару мәсҗәләсе дә карала. Моннан кала мксатчан файдаланган очракта, кыска вакытлы кредитлар процентын кайтару буенча да ярдәм чаралары бар. Без һәрдаим җирле хакимиятнең ныклы ярдәмен тоеп яшибез. Алдан хәзерлек яхшы булгач, язгы кыр эшләренә ныклы ышаныч белән керәбез, дип әйтәсе килә.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: