Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай игенчеләре алдында эш темпын арттыру бурычы куелды

    Чәршәмбе көнне "Тукай" хуҗалыгы базасында узган семинарда урып-җыю эшенең барышы, көзге чәчүгә керешү, терлекчелек фермалары, сөт җитештерү буенча эшлекле сөйләшү булды. Анда район, авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агропредприятиеләргә беркетелгән җаваплы затлар, ветераннар катнашты. Район иген уңышы, тулай җыем буенча республикада алдынгы урында барса да, кайбер хуҗалыкларда бераз сүлпәнлек сизелә....

    Чәршәмбе көнне "Тукай" хуҗалыгы базасында узган семинарда урып-җыю эшенең барышы, көзге чәчүгә керешү, терлекчелек фермалары, сөт җитештерү буенча эшлекле сөйләшү булды. Анда район, авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агропредприятиеләргә беркетелгән җаваплы затлар, ветераннар катнашты.

    Район иген уңышы, тулай җыем буенча республикада алдынгы урында барса да, кайбер хуҗалыкларда бераз сүлпәнлек сизелә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин урып-җыю темпларын көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Ул игеннәрне алдан егып суктырырга киңәш итте. Юкка гына безнең бабаларыбыз "Соңга калган оттырган" димәгән. Яңгыр яуса да, артыннан ук кояш чыга, җилли тора бит. Нигә һаман нәрсәдер көтеп ятарга икән? Даими яңгырларга китсә, бик авыр булачак. Вакыт узган саен чүп үләннәр дә көчәя. Табигатькә дә ышаныч юк, әнә бер көнне көтмәгәндә гарасат кубып, кайбер хуҗалыкларда игеннәрне егып салган.


    - Вакыт кыса, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Әле безнең 15 мең гектарлап арпа суктырасыбыз бар, язгы бодай җитеште. Бөтен көчне куеп, һәр аяз сәгатьнең кадерен белеп, игеннәрне югалтусыз җыеп алырга кирәк. Булган бөтен мөмкинлекләрне барлау, хезмәтне дөрес оештыру сорала. Көндезен арпа суктырсак, кичкә арышка керергә мөмкин.


    Бүген авыл хуҗалыгында эшләрнең иң тыгыз вакыты. 20 мең гектарда көзге чәчү эшләрен башкарырга кирәк. Хуҗалыкларда бар куәтенә җирләр эшкәртелә. Быел тирәннән сөрүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Кайбер хуҗалыклар чәчүгә керештеләр инде. "Туфракта дым булганда, даими яңгырлар киткәнче җир куенына орлыклар салып калуың күпкә отышлырак", - диде белгечләр семинарда.


    Киңәшмәдә фермаларны кышка хәзерләү, сөт җитештерү мәсьәләсе турында сөйләшү аеруча тәнкыйть шартларында барды. Азнакайлылар узган ел сөт җитештерү буенча алдынгы урында иде. Быел исә сөт җитештерүнең шактый кимүе күзәтелә. Бигрәк тә "Кәлимуллин", "Закирова" КФХ, "Туйкә", "Агро-ТНГСИ", "Таллы Бүләк", "Азнакай"АФ" җәмгыятьләрендә сөт савып алу кимегән. Бу бары тик эшне дөрес оештырмау, битарафлык нәтиҗәсе генә.

    Тырышкан, эшне дөрес оештырган хуҗалыкларда ("Кәримов Ф.Р.", "Тукай", "Марс" һ.б.) сөтнең кимүенә юл куймаганнар. Әнә "Тукай"да көненә 4 тонна сөт тапшыралар. Малкайларны витаминлы яшел азык белән тәэмин итү максатыннан 100 гектар җирдә рапс утыртканнар. Шуңа да бу хуҗалыкның үз көче белән яшәргә тулы мөмкинлеге бар. Чөнки сөт - ул көндәлек тере акча кертүче бердәнбер чыганак.


    Бүгенге көндә югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен бар уңайлыклар да бар. Җәй уртасында терлекләр алдында яшел, сусыл азык булмавы һич аңлашылмый. Республика һәм район җитәкчеләре тарафыннан ныклы кайгыртучанлык, ярдәм бар. Бөтен хуҗалыкларга да сөтүткәргечләр уздырдылар. Киләчәктә аны гаилә фермаларына да үткәрәбез дип торалар. Сәбәп нәрсәдә? Киңәшмәдә бу мәсьәләне ныклы контрольгә алырга кирәклегенә басым ясадылар.


    Семинарда җитәкчеләр, белгечләр, тәҗрибәле ветераннарның эшлекле тәкъдимнәрен тыңлап кына калмадылар, ә бәлки "Тукай" хуҗалыгының ындыр табагы, басу һәм фермаларында булып, алдынгы тәҗрибә белән дә уртаклаштылар.


    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

    автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: