Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай игенчеләре алдагы ел уңышына нигез сала

    Уракның иң кызган чорында көннәрнең яңгырга китүе дә Азнакай игенчеләрен туктата алмый. Болытлар арасыннан шифалы кояш нурлары күренүгә һәм басулар бераз җилләүгә үк, комбайнчы-механизатор кырга - маңгай тирен кушып чәчкән, карап-тәрбияләп үстергән, тук башаклары инде җыеп алуны көтеп утырган иген басуларына ашыга. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим...

    Уракның иң кызган чорында көннәрнең яңгырга китүе дә Азнакай игенчеләрен туктата алмый.

    Болытлар арасыннан шифалы кояш нурлары күренүгә һәм басулар бераз җилләүгә үк, комбайнчы-механизатор кырга - маңгай тирен кушып чәчкән, карап-тәрбияләп үстергән, тук башаклары инде җыеп алуны көтеп утырган иген басуларына ашыга. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белән бүгенге әңгәмәбез шушы фидакарьләр эшчәнлеге турында барыр.

    - Миргасим Вәлиевич, районда соңгы елларда күренмәгән иген үстерелде, табигать шартларының кыен килүенә дә карамастан, республика күләмендә иң югары уңыш алынды. Моның сере нәрсәдә?

    -Эшлим дигән кешегә бездә берни дә комачаулый алмый. Табигать шартларыннан зарланырга түгел, ә ул биргән мөмкинлекләрдән файдалана белергә кирәк. Әйтик, язын басуларның җилләвен көтеп тормаска, дым киткәнче басуга чыгарга, үсентеләрне ашларга, иртә культураларны чәчә башларга кирәк. Узган ел да, быел да без шул алымны кулландык. Һәм оттык та. Иртә тотынган - уңган, диләр бит. Быелгы уракны беренче булып тәмамлаулары турында рапорт биргән "Марс", "Стәрле" җәмгыятьләре, "Закирова", "Кәримов Ф.Р" КФХлары, Х.Мөстәкыймов исемендәге, "Тукай" ҖЧҖләре әнә шундыйлар рәтендә булды. Язгы чәчү вакытында шулай ук "Азнакай" агрофирмасы", "Союз Агро" ҖЧҖләре яхшы эшләде.

    -Игеннәрне урып-җыюда иң яхшы күрсәткечләргә кайсы хуҗалыклар иреште?

    -Шәхси эшмәкәр Бакиров үзе үстергән иген культураларының гектарыннан уртача 41 центнер, ә 70 гектар мәйдандагы "Мироновская-808" сортлы бодайның һәр гектарыннан 68 әр центнер уңыш алды. "Кәримов Ф.Р." КФХнда бу күрсәткеч 32, "Марс" ҖЧҖндә - 30,2, "Союз Агро" һәм "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖндә 29 ар центнер тәшкил итте.

    -Һәр җиңүне кеше факторы хәл итә, дияргә яратабыз. Районда игенчелек үсешенә зур өлеш керткән алдынгы механизаторлар исемен дә данлап узыйк әле?

    -Алар бездә бик күп. Шулай да язгы кыр эшләрендә алдынгылыкны бирмәгән Айрат Баһманов ("Туйкә"), "Азнакай" агрофирмасы"ның Сарлы бүлекчәсеннән Илгиз Хикмәтуллин, Сукаеш бүлекчәсеннән Илһам Дәүләтшин, Урманай бүлекчәсеннән Рим Фазлыев, "Кәримов Ф.Р." КФХннан Михаил Тощев, "АгроТНГС-И"дан Рәсим Хәкимов (урып-җыюда да алдынгы), "Тукай" җәмгыятеннән Инсаф Мияссәров исемнәрен күрсәтеп узу урынлы булыр.

    Игеннәрне урып-җыю чорында бигрәк тә комбайнчылар Динар Миңнебаев, Альберт Ишдәүләтов, Ленар Ситдыйков ("Союз Агро"), Илдар Хәйруллин, Азат Галәветдинов ("Марс"), "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең Урманай бүлекчәсеннән Расих Фазлыев, Сукаеш бүлекчәсеннән Илгиз Шәрәфиев, "Кәримов Ф.Р." КФХннан Данил Абдуллин, "Туйкә" ҖЧҖннән Флюр Кәримов, "Таллы Бүләк" кооперативыннан Илнур Рәшитов тырышлык үрнәкләре күрсәтә.

    -Бүген инде алдагы ел уңышына да нигез сала башлагансыз. Бу эштә кайсы хуҗалыклар өлгерлек күрсәтә?

    -Без быел 18 меңнән күбрәк гектарда көзге культуралар чәчеп калдырырга тиеш. Шуның 10 меңгә якыны чәчелде инде. "Азнакай" агрофирмасы", "Союз Агро", "Марс" ҖЧҖндә, "Кәримов Ф.Р." КФХнда аны төгәлләп киләләр.

    -Терлекчелек тармагына да тукталыйк әле?

    -Ике ел элек сөт саву буенча республика районнары арасында иң арттагылардан саналсак, бүген инде көнгә 108 тонна продукция җитештерәбез һәм алдагы сигезенче урында торабыз. Мөгезле эре терлекләргә килгәндә, аларның баш санын арттыру буенча эзлекле эш алып барыла. Быелның 1 гыйнварына 23 мең 828 терлек саналса, 1 августка аларның саны 24 мең 290га җитте.

    -Узган атнада ТР Премьер-министры урынбасары, республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Азнакайга эшлекле визит ясады. Ул нинди тәэсирләр белән китте?

    -Министр район агросәнәгать предприятиеләрендә булды, басуларны карады, игенчеләр белән очрашты. "Азнакайдагы кебек тулган башаклы чиста басулар республика районнарында бик сирәк", - диде ул, җәйрәп яткан иген кырларын карап йөргәндә. Бу инде аның, һичшиксез, игенче хезмәтенә биргән иң югары бәясе булды.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Район игенчеләренә алга таба да җиңүләр телим.

    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: