Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хокук саклау органнары экстремистик материалларны ачыклау ниятеннән интернет челтәрләрне даими тикшереп тора

Азнакай муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында җитештерү һәм социаль объектларның, күпфатирлы торак йортларның куркынычсызлыгын көчәйтү буенча мәсьәләләр каралды. Предприятие җиәкчеләренә булган кимчелекләрне юк итәргә: оешмага керү режимын дөрес оештырырга, коймалар башына чәнечкеле тимерчыбык урнаштырырга, капкаларны һәрчак ябык тотарга кушылды. Мәгълүмати террор мәсьәләсе буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары...

Азнакай муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында җитештерү һәм социаль объектларның, күпфатирлы торак йортларның куркынычсызлыгын көчәйтү буенча мәсьәләләр каралды.

Предприятие җиәкчеләренә булган кимчелекләрне юк итәргә: оешмага керү режимын дөрес оештырырга, коймалар башына чәнечкеле тимерчыбык урнаштырырга, капкаларны һәрчак ябык тотарга кушылды.

Мәгълүмати террор мәсьәләсе буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Марат Кадыйров чыгыш ясады.

- Хокук саклау органнары тыелган экстремистик материалларны ачыклау һәм документлау ниятеннән сайтлар һәм социаль челтәрләрне даими тикшереп тора, - дип хәбәр итте ул.

Китапханә компьютерларында барлык әдәбиятның эчтәлеген тикшерүче махсус программа урнаштырылды, дип билгеләп үтте мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

Утырышта махсус әһәмияткә ия объектларның исемлеге яңадан каралды, транспорт куркынычсызлыгы мәсьәләсе тикшерелде.

Айгөл Шәрипова

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хокук саклау органнары экстремистик материалларны ачыклау ниятеннән интернет челтәрләрне даи...