Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай халкының 84 проценты татар телен үзенең туган теле дип саный

    Азнакай халкының татар теленә мөнәсәбәте белән кызыксынып, Яшьләр үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә зур сәүдә үзәкләрендә һәм Татарстан мәйданында азнакайлылардан сораштыру үткәрделәр. Барлыгы 114 кеше җаваплары белән уртаклашты. Сораштырыганнарның 84, 39 проценты татар телен үзенең туган теле саный. Аларның барсы да телне яхшы белә. Респондентларның 13,05 проценты руслар һәм аларның...

    Азнакай халкының татар теленә мөнәсәбәте белән кызыксынып, Яшьләр үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә зур сәүдә үзәкләрендә һәм Татарстан мәйданында азнакайлылардан сораштыру үткәрделәр.

    Барлыгы 114 кеше җаваплары белән уртаклашты. Сораштырыганнарның 84, 39 проценты татар телен үзенең туган теле саный. Аларның барсы да телне яхшы белә. Респондентларның 13,05 проценты руслар һәм аларның барсы да татар телендә сөйләшмәсәләр дә, аны әйбәт аңлыйбыз, дип җавап биргән.

    97 кеше ана теле дип татар телен күрсәтсә дә, күбрәк рус телендә аралашалар икән. Алар нигездә яшьләр һәм моны уку йортларында татар теленең дәүләт теле буларак тиешенчә кулланылмавы белән аңлаталар. Барлык сораштырылганнарның 89,6 проценты һәркем үз ана телен белергә тиеш, дип саный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: