Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай халкы җирле продукцияне сайлый

    Узган атнада "Агат" сәүдә үзәгендә әнә шундый шигарь астында акция узды. Анда Азнакай районы җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны үз җирлегебездә җитештерелгән продукцияне сатып алырга чакырды. "Үз районыбызда җитештерелгән ризыклар тәмлерәк тә, файдалырак та, экологик яктан да чиста ", - диде ул. Сатып алучыларга...

    Узган атнада "Агат" сәүдә үзәгендә әнә шундый шигарь астында акция узды. Анда Азнакай районы җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны үз җирлегебездә җитештерелгән продукцияне сатып алырга чакырды. "Үз районыбызда җитештерелгән ризыклар тәмлерәк тә, файдалырак та, экологик яктан да чиста ", - диде ул.


    Сатып алучыларга бу көнне "Азнакай икмәге" ҖЧҖ, Азнакай май заводы, яңа гына ачылган кондитер фабрикасында җитештерелгән, "Азнакай" теплица хуҗалыгында үстерелгән продукциянең тәмен татып карарга, кызыксынган сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек туды. Ни дисәң дә кайда, ничек, нәрсә кушып ясалганын белмәгән продукция алып ашаганчы, үз кырларыбызда үскән ашлык, җиребездә үскән яшелчә ашау, кырларда үскән үлән белән тукланучы сыер сөтен эчү ... сәламәтлек өчен дә күпкә файдалырактыр ул.

    Үз җитештерүчеләребез җирле халыкның яраткан ризыгы, көнкүреше, йола-гадәтләрен яхшы белеп эш итәләр. Әнә эшмәкәр Галина Герк җитәкчелегендәге "Азнакай курчагы" халык кәсебе йорты кияү-кәләш, кода-кодагыйга түбәтәй-калфаклар да чигә башлаган. Кулдан басылган, чигүле Азнакай итекләрен дә сатып алучылар бик яратты.


    Үз җирлегебездә җитештерелгән продукцияне сатып алган азнакайлылар җирле җитештерүчеләрне яклап кына калмыйлар, алар районыбыз икътисадын үстерүгә, димәк тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга, якташларыбызга яңа эш урыннары булдыруда да үзләреннән зур өлеш кертәләр. Эш урыннары дигәннән, шәһәр мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре үзләренең мобиль офислары белән бирегә үк килгәннәр иде.


    - Кешеләрнең үзләренең килүен көтеп тормыйбыз. Җирле җитештерүчеләр товар тәкъдим итсәләр, без эш бирәбез. Мәсәлән, товар җитештерүчеләргә бүгенге көндә сатучылар бик кирәк, - ди мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева.


    ... Акция күңелле бәйрәм төсен алды. Районыбыз артистлары катнашында концерт программасы ямь өстенә ямь өстәде.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: