Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай халкы "әбиләр чуагын" күңелле җырлар белән озатты

    Әбиләр чуагын юкка гына җырларга салмаганнардыр. Көзнең күңелләрне җылытып, хисләрне чуалтып, җәйләргә алып кайта торган бер мәле бу. Кеше гомерен дә табигать фасыллары белән тиңлиләр һәм өлкәнәя баруны "гомер көзләренә" керәм диләр. Ел саен нәкъ менә әбиләр чуагы чорында районыбыз ветераннары бергә җыйналып, күңел ача. Бәйрәмнең исеме дә җисеменә туры...

    Әбиләр чуагын юкка гына җырларга салмаганнардыр. Көзнең күңелләрне җылытып, хисләрне чуалтып, җәйләргә алып кайта торган бер мәле бу. Кеше гомерен дә табигать фасыллары белән тиңлиләр һәм өлкәнәя баруны "гомер көзләренә" керәм диләр. Ел саен нәкъ менә әбиләр чуагы чорында районыбыз ветераннары бергә җыйналып, күңел ача. Бәйрәмнең исеме дә җисеменә туры килгән - "Әбиләр чуагы".


    Быел ул 10 сентябрьдә яңа микрорайондагы Яшьләр паркында узды. Барлык авыл җирлекләреннән, Актүбә бистәсеннән, шәһәрдән килгән ветераннар өчен районыбыз сәнгать осталары йөрәкләрне җилкендерерлек концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында танылган "Калинушка", "Хәтирә" ветераннар ансамбльләре дә бар иде.


    - Районыбызда 65 меңләп кеше яши, шуның 19 меңен пенсионерлар тәшкил итә. Сез Азнакайны төзегәнсез, төрле тармакларда аның үсешенә зур өлеш керткәнсез. Бүген дә сезнең тормыш тәҗрибәгезгә, киңәшләрегезгә, ярдәмегезгә таянып эшлибез, - дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ихлас күңелдән өлкәннәргә рәхмәтен җиткерде, аларга исәнлек-саулык, имин көннәр теләде. Мәдәният өлкәсендә уңыш казанучыларга бүләкләр тапшырды.


    Әбиләр чуагы бәйрәмендә Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин да катнашты.


    - Азнакайда моннан унбиш-егерме ел элек булган идем. Ул бүген танымаслык булып үзгәргән, уңышларыгыз өчен бик шатмын, - диде.
    Ел саен бәйрәмгә чит районнардан да кунаклар чакырыла. Быел Сарман һәм Туймазы районнары ветераннары килде.


    - "Әбиләр чуагы"нда икенче ел инде катнашабыз. Бездә һәм, гомумән, беркайда да мондый бәйрәм юк. Бик күңелле чара,

    азнакайлыларга афәрин! - ди Туймазы районы һәм шәһәре ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин.


    Азнакай ветераннары, чыннан да, тынгы белми. Җитәкчеләре Миргасим Кәримов әнә шулай тормыш казанында кайнатып, картаерга ирек бирми яшәтә аларны.
    Республика ветераннар оешмалары семинар-киңәшмәсендә дә безнең район һәм шәһәр ветераннар советы эшчәнлегенә зур бәя бирелде, кунаклар башкарылган эшләргә шаккатып китте. Шәһәрдә генә түгел, авыл башлангыч оешмаларында да эш гөрли.


    - Кичә генә ветераннарыбыз белән чәй өстәле артында очрашу үткәрдек. Лаеклыларны хөрмәтләдек, проблемаларны уртага салып сөйләштек. мәдәният йорты каршында үз хорыбыз бар. Күптән түгел Чалпы тернәкләндерү бүлегенә концерт белән барып кайттык. Әлмәт, Чаллы калаларында да чыгышлар ясадык, - ди Тымытык ветераннар оешмасы рәисе Радик Солтанов.


    Тымытыклылар бу бәйрәмгә аш-су күргәзмәсе белән килгән. Бәлешләре дә, тәбикмәк-коймаклары да авызда эреп торырлык иде. Халык башка ветераннар оешмаларының тәм-томыннан да авыз итте. Ә мәктәп туклануы комбинаты зур казан тутырып пылау пешереп сыйлады.


    Ветераннар шашка-шахмат уеннарында көч сынашты, Яшьләр бакчасы белән хозурланды.


    - Шәһәребездә мондый матур ял урыннарының артуына куанабыз. Якында гына бик мәһабәт мәктәп белән балалар бакчасы калыккан. Әбиләр чуагын биредә оештырып бик дөрес эшләгәннәр. Бәйрәмне ел да көтеп алабыз, чөнки дуслар, элекке хезмәттәшләр белән очрашып, туйганчы серләшәбез, - ди мәгариф ветераны Флера Шиһапова.


    - Карамалы, Октябрь Бүләк, Таллы Бүләк авылларыннан җыелып килдек. Авыл кешесе өчен бигрәк тә тансык мондый бәйрәмнәр. Район җитәкчеләренә, ветераннар советына зур рәхмәт, - дип аңа кушылды озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Сәлимә апа Газизова.


    Көне дә, өлкәннәр төсле, мәрхәмәтле, җылы булды. Салкыннар башланыр алдыннан күңел түрләренә кояшның яктысын җыеп, яшәреп һәм сафланып кайтты Әбиләр чуагыннан өлкәннәр.

    Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: