Реклама
Районыбызда атна саен авыл хуҗалыклары, фермер-эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашында ярминкәләр гөрли. Ике якка да файдалы: җирле җитештерүчеләребез арадашчысыз гына үз продукциясен сатса, халык шактый арзан бәядән экологик чиста азык-төлек ала. Ярминкәдә көзге муллыкка күзләр камаша: ит, бөртекле культуралар, бәрәңге, бал, яшелчәләр... Бу көнне Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ярминкәләренә 1720...
Районыбызда атна саен авыл хуҗалыклары, фермер-эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашында ярминкәләр гөрли.
Ике якка да файдалы: җирле җитештерүчеләребез арадашчысыз гына үз продукциясен сатса, халык шактый арзан бәядән экологик чиста азык-төлек ала.
Ярминкәдә көзге муллыкка күзләр камаша: ит, бөртекле культуралар, бәрәңге, бал, яшелчәләр...
Бу көнне Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ярминкәләренә 1720 кг ит, 7,4 тонна бөртекле культуралар һәм башка азык-төлек сатылган.
Ярминкәләр дәвам итә. Көзге муллыктан файдаланып калыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз