Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай эшмәкәрләре 43 миллион сумнан артык акча җәлеп иттеләр

    Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатында күп төрле программалар эшләп килә. Азнакайлылар мондый уңайлыклардан файдаланамы? Гомумән, бу өлкәдә эш ничегрәк оештырылган? Әнә шундый сораулар белән без район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек. - Агымдагы елда Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар Россия Федерациясе...

    Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатында күп төрле программалар эшләп килә. Азнакайлылар мондый уңайлыклардан файдаланамы? Гомумән, бу өлкәдә эш ничегрәк оештырылган? Әнә шундый сораулар белән без район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек.


    - Агымдагы елда Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программаларының 7 төрендә катнашып, 43 млн. 59 мең сумга якын акча җәлеп иттеләр. Игътибар итегез: узган елда бу күрсәткеч 24 млн. гына иде.

    Бу, әлбәттә, эшмәкәрләребезнең тырышлыгы, активлыгы һәм шул ук вакытта районыбыз җитәкчеләренең әлеге тармакка ныклы ярдәме нәтиҗәсе дә. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, бу әле якынча күрсәткечләр генә. Гариза бирүчеләр бар, димәк алга таба да бәйгеләр булачак.


    Мәсәлән, "Гаилә фермасы" программасы буенча 5 фермер РФ һәм ТР бюджетыннан 8 млн. 800 мең сум финанс ярдәме алды. Бу әлеге программа буенча республика фермерларына бүленгән акчаның 7 проценты дигән сүз. Шулай ук "Эшен яңа башлаучы фермер" номинациясендә дә өч фермерыбыз 3 млн. 900 мең сум күләмендә ярдәмгә ия булды. Төрле юнәлешләрдә эшләүче 9 эшмәкәребез кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан оештырылган "Лизинг - Грант" бәйгесендә катнашып, 7 млн. 819 мең сумга якын төрле җиһазлар алды.


    Газ-мотор техникасы сатып алучылар өчен "90х10" программасы эшләп килә. Бик отышлы программа. Мәсәлән, бер оешма 1млн. 800 мең сумын үзе түләде, ә 16 млн. 200 мең сумы аңа субсидия рәвешендә керәчәк.


    Декабрь ае башы инвалидлар ункөнлеге буларак игълан ителгән. Бу чорда тирә-юнебездәге физик кимчелекле гражданнарга игътибар арта, төрле ярдәм чаралары оештырыла. Сез теләге булган инвалидларны эшкә урнаштыру юнәлешендә дә изге гамәлләр кыласыз, дип беләм.


    - Биредә халыкны эшкә урнаштыру үзәге белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Әлеге программа: үз эшләрен ачып җибәрүчеләргә; инвалидларга эш урыннары булдыручыларга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү юнәлешләрендә эшли. Әлбәттә, мөмкинлеге һәм теләге булган инвалидларның эшләвен хупларга кирәк. Бу бит әле аларның үз-үзләренә генә бикләнеп ятмыйча, кешеләр белән аралашып тулы канлы тормыш белән яшәве, гаилә керемен тулыландыруы да дигән сүз. Инвалидларга эш урыны ачучы эшмәкәрләргә 66 мең 200 әр сум күләмендә субсидия бирелә. Ул бәлки бу акчага инвалидлар эшләр өчен компьютер, яки башка җиһазлар аладыр, анысы алар ихтыярында. Быел физик кимчелекле 14 гражданыбыз әнә шулай үз эшен тапты.


    Шулай ук үз эшен яңа башлап җибәрүче 15 эшмәкәребез 117 мең 600 әр сумлык (элек 58 мең 500 сум иде) дәүләт ярдәменә ия булды. Яңа эш урыннары булдыру өлкәсендә алга таба да ныклы эш алып барыла. Халыкны эшкә урнаштыру үзәге булышлыгы белән тагын 30 кешегә 2 млн. 741 мең сумга якын ярдәм ала алдык.


    "Азнакай уенчыгы" һәм "Актүбә уенчыгы" халык кәсебе йортларында да күпчелек инвалидлар эшли бит.
    Әйе, ТР мәдәният министрлыгы линиясе буенча халык иҗаты кәсебе өчен билгеләнгән 10 грантның икесен (20 процентын) азнакайлылар алуы безнең өчен зур куаныч һәм җиңү ул. Аның берсе - "Актүбә уенчыгы", икенчесе - "Азнакай уенчыгы" халык кәсебе остаханәләре. Бу шушы шәхси оешмаларда эшләүче физик кимчелекле гражданнарыбызның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе.


    Моннан кала безнең үз җирлегебездә эшләп килүче, депутатларыбыз тарафыннан кабул ителгән программалар бар.
    Киләчәккә дә бераз күз салыйк әле.


    Бизнес, эшмәкәрлек, фермерлык хәрәкәте зур тизлек белән алга бара. Агымдагы елның 1 ноябрендә, уңыш бәйрәмендә "Гаилә фермалары" программасын тәкъдир иттек. Тымытык белән Урсай авыллары арасында 46 гектар җирдә 23 ферма, эшкәртү сәнәгате объектлары төзелеп килә. Моны "Гаилә фермалары авылы" дип атарга мөмкин булыр иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бу идеяне хуплап кабул итте, фермаларга юл сузу, электр энергиясен уздыруда ярдәм күрсәтергә ышандырды.

    Республика күләмендә беренче адым буларак аның проектын да бушка төзеп бирәчәкләр бит әле. Бу шулай ук экологик, икътисадый проблемаларны уңай хәл итәргә мөмкинлек тудырачак. Ә иң мөһиме авыл халкы эшле булачак, авыллар сакланачак дигән сүз. Республика, район җитәкчелеге ярдәме белән алга таба да шул ук юнәлештә эшләрбез дигән өметтә калам.


    Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хыялларыгыз тормышка ашсын!

    Әңгәмәдәш:Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: