Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай егетләре солдатка китте (ФОТО+ВИДЕО)

    Бүген иртә белән Азнакайның 10 егетен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар.

    Аларны озатырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, җирлегебезнең дин әһелләре, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев изге теләкләрен, хәер-фатихаларын юллады. 

    -Азнакай егетләре беркайчан да сынатмады. Хәрби частьләрдән бары тик Рәхмәт-мактау хатлары гына алып торабыз. Сез дә безнең ышанычны аклап, яхшы хезмәт итеп, исән- имин әйләнеп кайтырсыз, дигән теләктә калабыз, - диде Дамир Рашат улы.

    Бу чакырылышта районыбыздан барысы 60 лап егет хезмәт итәргә китәчәк.

    Элегрәк район хәрби чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы хакында язган идек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: