Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай егетләре Ислам Кәримов һәм Нияз Абдуллин көзен 20 мең центнер икмәк җыеп алган

    "Кәримов Ф.Р." КФХ игенчеләре районда урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты. Алар гектарыннан уртача 32 центнер иген уңышы алып, тулаем 60 мең центнер икмәк үстерделәр. Азнакай районында гына түгел, республикада иң беренчеләрдән булып фермерлык эшчәнлеген башлап җибәргән Фәнүс Кәримов үзенең хезмәткәрләре белән елдан-ел зур уңышларга ирешә. Моннан ике ел...

    "Кәримов Ф.Р." КФХ игенчеләре районда урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты. Алар гектарыннан уртача 32 центнер иген уңышы алып, тулаем 60 мең центнер икмәк үстерделәр.


    Азнакай районында гына түгел, республикада иң беренчеләрдән булып фермерлык эшчәнлеген башлап җибәргән Фәнүс Кәримов үзенең хезмәткәрләре белән елдан-ел зур уңышларга ирешә. Моннан ике ел элек ул банкротлашкан "Урсай" хуҗалыгын үз канаты астына алган иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул районда беренчеләр рәтенә басты.


    - Ул елны районның алдынгылар слетына алып барырдай хезмәткәрләр дә юк иде. Мин бик оялдым, - дип искә ала фермер үзе бу чорны. - Менә быел исә 10 хезмәткәребез район күләмендә алдынгылар рәтенә басты һәм уңыш бәйрәмендә бүләкләнәчәкләр. Бөтен эшне дә үз көчебез белән башкарабыз. Хезмәткәрләр - Мөслим һәм Урсай авылы кешеләре. Үз җирлекләрендә эш булганга сөенеп, туган җирләрендә икмәк үстерү, терлек асрау, авылларын яшәтү өчен бар тырышлыкларын куя алар. Тырышсаң, авылда шәһәрдәгедән яхшырак яшәргә була.


    Фәнүс Кәримов туган авылын яшәтү, аның кешеләренә уңай шартлар тудыру өчен бар тырышлыгын куя. Ә авылның киләчәге - яшьләр кулында. Фермер яшьләрне хуҗалыкта калдыруга зур игътибар бирә. Биредә яшь кадрлар өчен йортлар төзелә. Алар фермер ярдәме белән алынган чит ил машиналарында җилдерәләр. Шундый шартлар булгач, читкә чыгып киткән яшьләр дә кире борыла. Быел гына да 4 егет шәһәрдәге нефть предприятиеләреннән авылга кайткан.


    Җир җимертеп эшли яшьләр. Берсен дә хурларлык түгел. Быелгы урып-җыю эшендә Абдуллиннар династиясеннән генә дә 4 комбайнчы катнашкан. Хезмәт ветераны, алдынгы комбайнчы Аманулла Субаевның данлы хезмәтен улы Рамил, оныклары Данил, Данис, Нияз дәвам итә.

    Комбайнчылар Мансур Яруллин, Михаил Тощев югары хезмәт уңышларына ирешкән. "Алма агачыннан ерак төшми", - диләр. Фермерлар: Фәнүс һәм Фәридә (аның үзенең 140 гектар җире, 100 баш мөгезле эре терлеге бар) Кәримовларның балалары да җаны-тәне белән җиргә берегеп үсә. 15 яшьлек студент уллары Ислам Кәримов, быел җәен комбайнга утырып, күршесе Нияз белән 20 мең центнер икмәк җыеп алган.


    КФХ уңганнары язгы-көзге кыр эшләре һәм урып-җыюны үз көчләре белән башкарып, күрше хуҗалыкларга да ярдәм иткәннәр. Биредә игенче-механизаторлар Закир Хаҗишин, Ильяс Заһидуллин Альберт Шиһапов, Илшат Кәримов һәм башкаларның тырыш хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Бар гомерен җиргә багышлаган баш агроном Баязит ага Гәрәев быел 46 нчы елын басуда каршы алды. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Минтаһир Латыйпов та кайчан карама басуда һәм фермада.


    Хуҗалыкта сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану буенча зур эш башкарыла. Өч фермага да заманча савым линияләре үткәрелгән. Аның берсе муниципаль район җитәкчелеге ярдәме белән уздырылса, икесен үз чыгымнарына сузганнар. Хәзер исә сыер савучылар чиләкләрен күтәреп йөгереп йөрми, эш бермә-бер җиңеләйгән һәм сөтнең сыйфаты да яхшырган. Һәр ферманың үзендә терлекчеләр өчен ял бүлмәләре бар. Эче-тышы агартылган, җылы, чиста фермаларга яшьләр дә эшкә килүдән һич авырсынмыйлар.


    Бүген хуҗалыкта 1367 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, ел азагына аны 1500 башка җиткерү бурычын куйганнар. Бер баш шартлы терлеккә 35 центнер сыйфатлы терлек азыгы әзерләнгән. Көнгә бер сыердан 15әр литр сөт савып алына. Бу уңышларда сыер савучылар: Зилия Галиуллина, Снежана Федорова, Ольга Штербен, Ольга Минһаҗева, Любовь Мелихова, Галина Мелихова, Римма Мусина, Гүзәл Ихсанова, Гөлсылу Халикова, Ландыш Шәйхуллинаның тырыш хезмәте ята. Бозау караучы Альмира Әюпова һәм Фәндәрия Гатауллинаның хезмәте мактауга лаек. Альмира бу елның тугыз аенда бер баш мөгезле эре терлектән көненә 1 килограмм үсеш алып, район буенча беренчелеккә чыккан.


    Әйе, банкрот хуҗалыкны аякка бастыру җиңел булмый, бозаулар тоташ кырыла. Әмма тырышлык бушка китми. Хәзер исә бер генә бозауның да үлеменә юл куелмый, терлекләрнең баш саны арту да булганны бөртекләп саклау нәтиҗәсе ул. Әлеге уңышларда көтү тулыландыру технигы Илсөя Хөсәенова, баш мал табибы Рим Сәхәбиевнең өлеше зур.
    Фермер киләчәккә зур өметләр, өр-яңа планнар белән яши.

    Зур суммага техникалар алына, ындыр табаклары, фермалар, складлар яңартылып, заманча җиһазлар куела. Эшнең иге-чиге юк. Моннан ике ел элек башлаган күркә фермасын да төзеп бетерәсе бар. Димәк, фермер азнакайлыларны диетик күркә ите белән дә сөендерәчәк әле. Авыл кешесенә тагын эш була. Авыл яши, яшәрә, чәчәк ата дигән сүз бу.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: