Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай егетләрен армияга озатты

    ​​​​​​​Бүген 17 егетебез хәрби хезмәткә китте.

    Аларны тантаналы төстә озатуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, ДОСААФ җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, мәчет һәм чиркәүнең дин әһелләре, яшьләр идарәсе вәкилләре килде. Кунакларның фатиха юллап чыгышларыннан, хәрби комиссариат җитәкчесе урынбасары Рушан Йосыповның аталарча төпле киңәшләреннән соң, җиһанга дога сүзләре яңгырады. Хәзрәт әйткәнчә, дога белән башланган гамәл яхшыга илтер. Егетләребезнең ил алдындагы изге бурычларын үтәп, исән-имин туган якка әйләнеп кайтуларын теләп калыйк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: