Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай – Дүсем юлындагы һәлакәттә ике кеше гомере өзелгән

    Узган җомгада (24 июль) Азнакай - Дүсем автоюлының 9 нчы чакрымында KIA JD CEE`D автомобиле Юл йөрү кагыйдәләренең 13.9 маддәсен бозып, ягъни борылышта икенчел юлдан барганда KIA RIO машинасына юл бирми һәм алар бәрелешәләр. Һәлакәт нәтиҗәсендә KIA RIO машинасын йөртүче урында һәлак була. Аның ике пассажиры да авыр хәлдә Азнакай...

    Узган җомгада (24 июль) Азнакай - Дүсем автоюлының 9 нчы чакрымында KIA JD CEE`D автомобиле Юл йөрү кагыйдәләренең 13.9 маддәсен бозып, ягъни борылышта икенчел юлдан барганда KIA RIO машинасына юл бирми һәм алар бәрелешәләр. Һәлакәт нәтиҗәсендә KIA RIO машинасын йөртүче урында һәлак була. Аның ике пассажиры да авыр хәлдә Азнакай сырхауханәсенә озатыла. Берсе өченче тәүлегендә вафат була, икенчесе реанимация бүлегендә. KIA JD CEE`D йөртүче һәм аның пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Юл йөрү кагыйдәләрен сакламауның әнә шундый аяныч хәлләргә китерүен онытмасак иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: