Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай чанасы, итеге, бияләе Әлмәттә җиңүләр яулап кайтты

     Азнакай районының аграр яшьләр оешмасы активистлары һәм Уразай мәдәният йорты үзешчәннәре Әлмәт районында узган "Кышкы иң матур чара - бияләй, итек, чана" бәйгесендә катнаштылар.

    Мәнәвез,  Әгерҗе, Мәлбагыш, Чемодур, Сәпәй, Уразай яшьләре кар тавында ут уйнатып, "Урман", "Тукай китабы" дип исемләнгән чана-тамашаларда җилдерделәр, хәтта ТНВ операторы да аларга утырып тау шуудан тыелып кала алмады.

    Иң шәп бияләйләре, чаналары, итекләре белән әлмәтлеләрнең һушын алып, безнекеләр бу номинацияләрдә икенче урыннарны яуладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: