Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай балыкчылары алтын балык тотмаса да, бүләксез калмады

    Малайларның да, өлкәннәрнең дә иң яраткан шөгыле нинди була дисезме? Әлбәттә, балык тоту. Уйлап карасаң, беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек. Ул бар кеше булдыра алырдай хезмәт булып тоела. Ә менә елга буена барып кармак сала башласаң, моның киресенә инанасың. Балык тоту белән "җенләнгән" кешеләр бихисап. Авылга кайтыр...

    Малайларның да, өлкәннәрнең дә иң яраткан шөгыле нинди була дисезме? Әлбәттә, балык тоту.


    Уйлап карасаң, беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек. Ул бар кеше булдыра алырдай хезмәт булып тоела. Ә менә елга буена барып кармак сала башласаң, моның киресенә инанасың.


    Балык тоту белән "җенләнгән" кешеләр бихисап. Авылга кайтыр юлыбыз Ык елгасы аша уза. Ел әйләнәсенә елга яныннан кеше өзелми. Җырларда җырланганча, иртән кояш чыкканда да, кичтән кояш батканда да, бөтен кеше рәхәтләнеп яллар итеп ятканда да балыкчылар кармакларына карап, сабыр гына утыралар.

    Яр буена бәйләп куйганнар диярсең үзләрен. Көзге ачы җилләрдә дә, кышкы чатнама суыкларда да су астыннан ниндидер бер могҗиза көт әле... Кармак салып утыручыларга тап булганда, ирексездән күңелгә эшләре беткән икән, монда туңып утырмасалар, дигән уй килә. Җәен-кышын нәрсә калган ул су буенда?

    Ләкин узган атнада Тымытык авылында узган балыкчылар ярышында булганнан соң, ялгыш уй-фикерләрем бик тиз юкка чыкты. Кешегә сабырлык бирүче, табигатьне сакларга өйрәтүче һәм башка бик күп "плүс"ләре булган күңелле бер шөгыль икән кармак салу! Ә инде үзең тоткан балыктан да тәмлерәк әйбер дөньяда юктыр ул...


    Тымытыкта әлеге "авыру" белән чирләгән, районның төрле почмакларыннан килгән олысы-кечесе, кырыкка якын кеше кармак салуда ярышты.


    Балыкчылык культурасын күтәрүгә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән мондый бәйге җирлегебездә өченче тапкыр уздырыла.


    - Районда һәвәскәр балыкчылар клубы ачу буенча эш алып барабыз, - ди бәйгене үткәрүдә янып-көеп йөргән балыкчы Әнис Низаметдинов. - Тиздән аны теркәячәкбез. Клуб төрле бәйгеләр, гаиләләр белән бергәләп ял чаралары оештыру белән мәшгуль булачак. Җәй айларында гаилә фестивале үткәрергә ниятлибез.


    Күп очракта балыкчыларның хатыннарына ирләренең балыкка йөрүе ошамый. Ә менә азнакайлы Розалия Хәлиуллина (рәсемдә) үзе дә тормыш иптәше Таһир белән балыкка йөрергә ярата икән.


    - Балыкчы булып китүемә 4-5 ел бардыр. Без гаиләбез белән ел әйләнәсенә балыкка йөрибез. Балык тоту өчен сабырлык та, серләрен белү дә кирәк дип исәплим. Ә инде балык капканын көтеп утыру үзе бер сынау. Нервыларың тынычлана, ашыгу, борчылу кебек хисләр арткы планга күчә, - ди балык тотучы ханым.


    - Балык тоту нәрсә бирә соң? - дидем, ул суга кармак ыргытканда.


    - Азарт! Балык тотарга бер өйрәнсәң, шуннан башка яши алмыйсың. Балык эләккәч, күңел шатлык белән тула. Аннары кешеләр белән аралашу, табигать кочагында ял итү дә бик ошый миңа. 45 см зурлыктагы чуртан да тотканым бар, - ди Розалия апа, елмаеп. Бүгенге ярышка аларның кызлары Альбина да килгән. Кармак салган урыннары янына гына палатка да корып куйганнар. Зөһрә Кашапова ашарга әзерли.


    - Мин аларның шәхси пешекчеләре, - ди ул, шаяртып.


    Розалия Хәлиуллинаның матур, хатын-кызларча нәфис, җитез хәрәкәтләр белән балык каптыруына гашыйк булмый мөмкин түгел.


    Тымытыкта көн күрүче Наил Кәримов белән Әнәс Кашапов та бирегә төшкән. Кечкенә чактан ук балык тоту белән мавыккан абзыйлар, балыкчылар янына ничек төшми түзеп торсын ди?!


    - Элек балык күбрәк иде. Хәзер табигатьне сакламыйбыз, сулыклар пычрана, шунлыктан аларның саны да кими, - ди Әнәс абый.


    - Балыкны гомер буе диярлек тотам, - дип сүзгә кушыла Марсель Солтанов. - Җәй көннәрендә хатыным да миннән калышмый. Кыздырып та ашыйбыз, киптерәбез дә.


    - Алтын балык эләксә, нәрсә сорар идегез? - дим шаяртып.


    - Әлбәттә, ил-көнгә тынычлык, сихәтлек-саулык, - ди ул, кармагына күз ташлап.


    Ярыш ахырында балык тоту бәхетенә ирешкән һәркем үлчәү янына ашыкты. Ир-егетләр арасында Вәлиәхмәт Хәйруллин, Илнур Мөлеков, Нәфис Гыйләҗев җиңүче булдылар. "Бәйгенең иң яшь балыкчысы" призы 13 яшьлек Камил Хәмидуллинга, "Иң өлкән яшьтәге балыкчы" призы 72 яшьлек Марсель Кашаповка тапшырылды. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Розалия Хәлиуллина яулады.

    Розалия Хәлиуллина

    инеш балыгыннан консерва ясарга өйрәтте

    Балыкны чистартып, башын алып, стерильле банкаларга тутырырга.

    Тәменчә тәмләткечләр салып (лавр яфрагы, түгәрәк кара борыч, тоз, бераз көнбагыш мае) банкаларны духовкага куярга.

    Салмак кына утта 4-5 сәгать тотарга.

    Әзер булганнан соң тимер капкач белән капларга кирәк

    Таңсылу Саниева

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: