Азнакай авылларында референдум бәйрәм төсе алды
Халык үзара салымга мөнәсәбәтен белдереп тавыш бирә.
Иртәнге сәгать җидедән үк район авылларындагы сайлау участокларында зур җанлылык. Халык үзара салымга мөнәсәбәтен белдереп тавыш бирә. Шунсын әйтергә кирәк, әлегә кадәр узган җыеннарда салым күләмен билгеләү буенча фикер алышулар барган иде инде. Бу нәүбәттән референдумда инде соңгы сүзен әйтергә авылның олысы-кечесе тавыш бирү участокларына юл алды.
Уразай авылы Мәдәният йорты тирәсе җыр-моңга күмелгән. Әнә, ишектән Вәсилә апа белән Фәтхелбаян абый Мортазиннар чыгып килә. Алар шактый еллар Азнакайда яшәп, инде олыгая башлагач туган авылларында төпләнеп, ата-баба нигезен яңартканнар.
–Тавыш бирергә менә шулай иртән-иртүк килергә булдык әле. Бүгенгә иң зур эшебез шушы. Ни дисәң дә, авылның төзеклеге, яшәве, тагын да матурлануы өчен тавыш бирәбез. Аңа менә шулай үзебезнең дә өлешне кертү без, өлкәннәрне, горурландырып та ала. Ни дисәң дә, үзең яшәгән җирне төзек итү бердән бурыч булса, икенчедән, аны яшәтергә тырышу да игелекле гамәл, – дип фикерләре белән уртаклашты алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев