Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай авыл халкыннан җыелган салым кайда тотылган?

    Авыл кечкенәме, әллә ничә урамлы зурмы - барсына да юлы да, суы да, чисталык, тәртип - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган иде. Авыл җирлекләрендәге проблемаларыбызны чишүдәге бу яңа алым, әйтергә кирәк, халык тарафыннан хупланып, референдумнар...

    Авыл кечкенәме, әллә ничә урамлы зурмы - барсына да юлы да, суы да, чисталык, тәртип - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган иде. Авыл җирлекләрендәге проблемаларыбызны чишүдәге бу яңа алым, әйтергә кирәк, халык тарафыннан хупланып, референдумнар һәр елны зур активлык белән үтеп килә. Аның төп отышы шунда: кешеләрдән җыелган акчаның һәр бер сумына дәүләт 4 сум акча өсти. Үзара салым акчасының узган елларда ничек тотылуы белән кызыксынып, авыл биләмәләре башлыкларына мөрәҗәгать иттек.

    Зөлфия Закирова, Сукаеш авыл җирлеге башлыгы:

    -Беренче елны, әйтергә кирәк, кайберәүләрдән үзара салым җыюга ризасызлык ишетергә туры килгәләгән иде. Ә инде хөкүмәт тарафыннан да өстәлеп, аның җирле проблемаларны хәл итүдә отышлылыгын аңлап алгач, күпчелек референдумда уңай фикер белдерә башлады. Үзара очрашып сөйләшкәндә дә авылдашлардан аның кирәклеге хакында хәзер ешрак ишетәсең. Беренче елны җыелган акчага Банки Сукаеш авылында 1 чакрым юл яхшылап ясалды, Зур Сукаешта чокыр-чакырлы урыннар ремонтланды. Түбән Сукаешта һәм Банки Сукаешта зиратлар әйләндереп алынды. Киләчәктә Курай Елгада, Зур Сукаешта да аның ихатасын яңартырбыз, дип торабыз. Корыган, зур булып үскән агачларны да кисәсе бар. Җирлектәге урам утларын энергия саклагычлыларына алыштыру күздә тотыла. Әнә шулай салымның һәр тиене алдан исәпләнеп, бүгенге көндә иң хаҗәт булган эшләргә тотуга планлаштырыла.

    Айрат Фазлыев, Тымытык авыл биләмәсе башлыгы:

    -Быел референдумда үзара салым күләмен 300 сум итү турында сүз алып барылачак. Хөкүмәт өстәгәнен дә кушкач, ул әле мең ярымга җитәчәк. Шундый мөмкинлек тудырылганда, файдаланып калу кирәк, әлбәттә. Авыл халкы моны аңлый. Депутатлар да аңлату эшләре алып бара. Элек җыелган салым акчасына Тымытык авылы зираты (ул 14 гектар мәйданны били) төзекләндерелә башлады, карт агачлар киселде, Әгердә зират корылмасы ремонтланды, дини йолалар үтәү өчен кирәк-ярак куела торган урын ясалды, Күктәкәдә койма яңартылып бетәчәк, авыл урамында юл рәтләнде, юл буйларын, авыллар эчләрен, зиратларны чүп үләннән чистарту өчен чапкыч алынды. Соңгы 2 елда җирлектә 10 чакрымнан артык юл яңартылды.

    Алда әле хәл итәсе проблемалар күп. Тымытыкта олы зиратка юл саласы, Әгердәге 2 күперне төзекләндерәсе бар. 3 авылга да янгын куркынычсызлыгы чаралары күрү таләп ителә. Инеш тирәсен, яр буйларын тәртипкә китерәсе...

    Быел муниципаль район берәмлекләрендә халыкның салым җыюга ризалыгын алу - референдумнар үткәрү 17 апрельгә планлаштырылган. Алар 26 авыл биләмәсендә дә үтәчәк.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: