Реклама
Агрофирма терлекчеләре районның сөт чишмәсен баетуда беренчеләр рәтендә бара. Ә менә Урманай һәм Беренче Май бүлекчәләрен берләштергән 5 нче ХПК терлекчеләре агрофирманың үз эчендә беркайчан да беренчелекне бирми. Бу уңышларда алдынгы һәм тәжрибәле сыер савучы Римма Сәлихованың зур өлеше бар. Ул елның-елында район ярышларында да призлы урыннарны алып килә. Римма...
Агрофирма терлекчеләре районның сөт чишмәсен баетуда беренчеләр рәтендә бара. Ә менә Урманай һәм Беренче Май бүлекчәләрен берләштергән 5 нче ХПК терлекчеләре агрофирманың үз эчендә беркайчан да беренчелекне бирми. Бу уңышларда алдынгы һәм тәжрибәле сыер савучы Римма Сәлихованың зур өлеше бар. Ул елның-елында район ярышларында да призлы урыннарны алып килә. Римма 1 елда 6885 килограмм сөт сауган.
- Хезмәт шартлары яхшы, уңайлыклары булган терлекчеләр йорты бар, бергәләп чәйләр эчәбез. Үзара бердәм, дус, тату эшлибез. Хезмәт хакларыбыз да яхшы. Аны үз вакытында айга ике тапкыр биреп торалар. Сөенеп эшлибез, - ди Римма ханым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз