Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары җиңү яулады

    Казанда 2013 елда узачак Универсиада уңаеннан быелгы уку елында күп төрле конкурслар игълан ителде. "Команда - 2013! Универсиаданы каршылап" конкурс-проектның "Универсиада темасын иң яхшы ачучы" номинациясендә Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары җиңү яулады. Конкурс өч этапта узды. Укучылар Универсиадага әзерлек буенча волонтерлар эше турында кызыклы видиоролик төшерделәр. Аннан инглиз...

    Реклама

    Казанда 2013 елда узачак Универсиада уңаеннан быелгы уку елында күп төрле конкурслар игълан ителде. "Команда - 2013! Универсиаданы каршылап" конкурс-проектның "Универсиада темасын иң яхшы ачучы" номинациясендә Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары җиңү яулады.
    Конкурс өч этапта узды. Укучылар Универсиадага әзерлек буенча волонтерлар эше турында кызыклы видиоролик төшерделәр. Аннан инглиз телендә Кол Шәриф мәчете буйлап сәяхәтне презентацияләделәр. Бу эшләр муниципаль этапны уңышлы үтеп, Казанга җибәрелде. Республикабызның 35 районыннан килгән 600 эш арасыннан 10 команда финалга чыкты.
    Безнең команда барлык таләпләрне төгәл үтәп, беренчелекне алды. Ул Универсиада башкарма дирекциясе белән ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломына, кыйммәтле бүләккә ия булды.
    З.Сөләймәнова, педагог-оештыручы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: