Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай №3 "Айсылу" балалар бакчасында иҗади бәйге узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

    Азнакай шәhәренеӊ №3 "Айсылу" балалар бакчасында беренче тапкыр "И туган тел, и матур тел" иҗади проекты уздырылды. Апрель аенда Габдулла Тукай иҗатына багышлап, аның финалы булды. Балалар бөек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйгедә "Иң оста шигырь сөйләүче" номинациясендә җиңүче Айшә Хөснетдинова, призлы урыннар яулаган Эльвина Хафизовага, Айзат Имамовка һәм...

    Азнакай шәhәренеӊ №3 "Айсылу" балалар бакчасында беренче тапкыр "И туган тел, и матур тел" иҗади проекты уздырылды. Апрель аенда Габдулла Тукай иҗатына багышлап, аның финалы булды. Балалар бөек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйгедә "Иң оста шигырь сөйләүче" номинациясендә җиңүче Айшә Хөснетдинова, призлы урыннар яулаган Эльвина Хафизовага, Айзат Имамовка һәм барлык катнашучы балаларга дипломнар тапшырылды.
    Бу проектны оештыручы hәм алып баручы - өлкән тәрбияче Альбина Лотфуллинага; балалар бакчасыныӊ мөдире Ләйлә Хафизовага, жюри составындагы укытучы-логопед Рузалия Галиевага, ата-аналарга; яраткан тәрбиячеләребез Венера Кәлимуллина hәм Гүзәл Кирамовага бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

    2 нче зурлар төркеме ата-аналары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: