Азнакайлылар, җәяү йөрергә паркларга чыгыйк!
Көзге эшләр тәмамлангач, күп кенә пенсионерлар “кышкы йокыга” тала. Бу исә сәламәтлеккә зыянлы.
Аз хәрәкәтләнү чирләр китереп чыгара. Табиблар да әлеге хакта кисәтеп, өлкәннәргә саф һавада йөрергә, хәрәкәтләнергә киңәш итәләр.
Бу яктан Яңа Юл бистәсе ветераннарын үрнәк итеп куярга мөмкин. Бистә янында бик матур урман паркы бар. Мәйданы зур түгел, 30 гектарлап булыр. Аның эчендә маршрутлар күрсәтелгән, уңайлы җәяүле юллар да салынган. Аларның озынлыгы 2 чакрым тирәсе.
Әлеге территориянең тарихына килгәндә, 1960 нчы елларда Азнакай урман хуҗалыгына директор итеп Кузнецов Аанатолий Владимирович билгеләнә. Ветеран-урманчы Сәүдә апа Кашапова биредәге чыршы, наратларның шул чорда утыртылуын әйтте. Димәк, аларга 65 яшь! Гурьянов Степан Григориевич җитәкчелек иткән чорда урман тагын да зурайтыла. Моның өчен әлеге җитәкчеләргә зур рәхмәт!
Үзем дә монда наратларның хуш исләрен сулап, скандинавия таяклары белән йөрергә килгәч, ниндидер яңалык кертәсем килеп китте. Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров, активистлар белән маршрут күрсәткечләре, мәгълүмат тактасы, 10 утыргыч куйдык. Зур өмә уздырдык. Анда 7 яшьлек балалардан алып 80 яшьлек өлкәннәргә кадәр – ике дистәдән артык кеше катнашты. Йөри торган сукмакларны ауган агачлардан чистарттык.
Район һәм шәһәр ветераннар советының 50 еллыгы уңаеннан “Аяз алан” тукталышында октябрь ае уртасында 20 төп алмагач, груша утыртылды. Һәр агач янында утырткан кешеләрнең исемнәре язып куелды. Мәсәлән, шәһәребезнең мактаулы гражданины Зәйтүн Заһит улы Хәйдәров агач утыртырга оныкларын алып килгән. Бу бит балаларда табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү дигән сүз.
Парк буйлап кошларга җим савытлары да эленде. Аларны зәвыклы итеп, күбрәк ясыйсы иде. Экзотик әйберләрне дә күрәсе килә, бер ял итүче агачка тәкә мөгезе элеп куйды.
Хатын-кызлар соравы буенча хәтта бәдрәф тә урнаштырдык.
Яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе ярдәмендә аланда ветераннар советының 50 еллыгына багышланган стела һәм фотозона урнаштырылды, асфальттан төшә торган юлга таш түшәлде.
Бу урман җиләк-җимешкә, гөмбәгә бай. Ә нарат исле һавасының файдасы турында әйтеп тә торасы түгел!
Биредә ял итүчеләргә бер теләк: чүпләмәскә иде, чисталык үзебез өчен бит.
Паркта Башкортостан Югары судында эшләгән судья Фәим Мифтахов, полиция полковнигы Фаварис Садыйков, төрле тармакларда җитәкче булып эшләгән Равил Бакиров, Камил Миңнуллин, Фирдәвес Исламов, Марсель Фәттахов, Рафаэль Бәхтиев, Риф Самаров һәм башка күренекле кешеләрне очратырга була.
Һәр кеше үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Көнгә 10 мең адым яки 40-45 минут җәяү йөрү гомер озынлыгын арттыра. Шәһәребездә дә парклар, скверлар, ял зоналары җитәрлек, кадерен белеп, файдаланырга гына кирәк.
Миргасим Кәримов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев