Азнакайлы Алсу Зиатдинова: “Кеше һәрчак вакыйгалар үзәгендә булырга тиеш!”
Алсу Зиатдинованы Азнакайда белмәгән кеше сирәктер.
Күпләр аны үз эшен төгәл, җиренә җиткереп башкаруы белән хөрмәт казанган район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе буларак яхшы беләләр. Тынгысыз җан лаеклы ялга чыккач та тик утыруны белми. Озак еллар дәвамында Алсу Һадиевна балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгече булып эшләде, 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашты, 1 нче территориаль иҗтимагый үзидарәне җитәкләде, үзебезнең район газетасында тырыш хезмәт куйды…
Бүген дә ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Алсу Зиатдинова – шәһәребезнең 518 участок сайлау комиссиясе әгъзасы да.
– Үз илен, туган җирен яраткан кеше һәрчак вакыйгалар эчендә кайнарга тиеш. Һәрнәрсәгә битараф булырга ярамый. Участок сайлау комиссия әгъзасы булып икенче елын эшлим, аның бөтен нечкәлекләренә инде төшенеп беттем. Шәхсән минем вазифама сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү, сайлау алдыннан үзебезгә караган йортларда яшәүче сайлаучыларның фатирларында булып, аларга сайлау көне турында хәбәр итү, аларны сайлауларга чакыру керә. Үземә беркетелгән өч күпфатирлы йортны йөреп чыктым, бердәм тавыш бирү турында барысы да хәбәрдарлар. Сайлау алдыннан участокка үзләре килгән кешеләр дә бар. Сораулар килеп туган очракта, барысын да аңлатабыз, башка урында тавыш бирергә теләүчеләр өчен белешмәләр тутырабыз. Сайлау яшендә булган райондашларыбызны 8 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларда актив катнашырга чакырып калабыз! – ди Алсу Зиатдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев