Азнакайда робот техникасы буенча ярыш узды
31 октябрьдә Азнакайның Балалар сәнгать үзәгендә робот техникасы буенча республика ярышын үткәрделәр
Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова барысын да сәламләп, яшь техникларга уйлап табучылыкның яңа офыкларын яулауда уңышлар теләделәр.
Азнакай, Бөгелмә, Мөслим районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән катнашучыларның роботлары аркан тарту һәм роботлар бәрелешендә ярышты. Һәрбер яшь уйлап табучы роботлар белән идарә итүдә үзенең осталыгын һәм стратегик фикер йөртә белүен күрсәтә алды.
Җиңүчеләр 5 категориядә билгеләнде. 1 килограмга хәтле үлчәү категориясендә роботларның аркан тартуында Азнакайдан Кәрим Мусин һәм Альмир Мусин – 1 урынны, Камил Зәйдуллин һәм Арсений Вәлиев – 2 урынны, Салават Хәбибуллин һәм Реналь Вәлиуллин 3 урынны алдылар. 2 килограмга хәтле үлчәү категориясендә Әскар Гәрәев һәм Тимур Гәрәев, Камил Хәмидуллин – 1 урынны, Данил Әхмәдиев һәм Айзат Гатин, Сәлим Дәүләтшин, Ринат Гәрәйшин – 2 урынны, Ильяс Йосыпов 3 урынны алдылар. Роботлар бәрелешендә 3 килограмга хәтле үлчәү категориясендә безнең Әмир Ибраһимов һәм Данияр Мөхәмәтҗанов 3 урынны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев