Азнакайда язгы ярминкәләр башланды
Язның кыш белән тарткалашкан бу көнендә «Шифа» мәйданчыгында кабаттан ярминкәләр старт алды.
Мал, кош- корт итен, кәбестәсен, балын үзебездә җитештергән уңган- булган райондашларыбыз аларның әле генә әзерләнгән сыйфатлыларын тәкъдим итә. Бөгелмәдән, күрше Башкортстаннан килгән сәүдәгәрләрнең дә тутырма, сырларын, файдалы үләннәрен, каз- үрдәкләрен азнакайлылар бик яратып ала.
Шимбә ярминкәләре сезне көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев