Азнакай районы Карамалы Елга авылында (Чалтаймас) Лена Гыймаева истәлегенә мемориаль такта ачылды
Азнакай районының Мактаулы гражданины, озак еллар дәвамында Азнакай ЗАГС бүлеген җитәкләгән, туган авылы Чалтаймаска икенче сулыш өрүдә бар көчен куйган, районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан Гыймаева Лена Мөхтәр кызы истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Тантанага район җитәкчеләре, Лена хынымның якыннары, авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары, кунаклар килгән иде. Тантананы Равиль хәзрәт изге дога укып башлар җибәрде. Тантанага килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәхсән үзе исеменнән әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрик итте. Районыбызның фидакарь, үзенең кыска гомерендә янып-көеп йөргән, чиксез изге эшләр башкарып калдырган тырыш кызы –Лена Мөхтәр кызының исемен мәңгеләштүрү шатлыгы белән уртаклашты. Бу көнне Лена Гыймаева турында искиткеч җылы, матур истәлекләр яңгырады.
Туларак “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев