Югары Стәрле авылы халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк оештырылган гуманитар ярдәм җыю кампаниясенә Югары Стәрле авылы халкы да бердәм булып кушылды.
Инде менә ничәнче тапкыр авыл һәм ветераннар советлары әлеге игелекле эшне оештыра. Шушы көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова чираттагы тәкъдим белән чыгуга, авылдашларыбыз, мөмкинлекләреннән чыгып, Ватанны саклаучы батыр егетләребезгә кирәкле әйберләрне авыл Советына китерде.
Азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары, дарулар тупланмасы, җылы кием, яралы солдатларга юып үтүкләнгән күлмәкләр тау кебек өелде. Әлеге эштә бигрәк тә өлкәннәр актив. Кулларында икешәр пакет, күзләрендә яшь аларның: “Ил, халык өчен авыр вакытта ничек читтә каласың ди!? Безнең дә өлеш керсен әле. Яу кырындагы егетләребез безнең ярдәмне тоеп торсыннар. Иң мөһиме: сугышчыларның кулларына барып ирешсен. Сугышлар тиз арада тәмамланып, ут йотып яшәүче аналар газиз улларын, хатыннар сөекле ирләрен, өзелеп сагынган балалар кадерле әтиләрен сау-сәламәт килеш каршыласын иде”, – дип изге теләкләрен юллыйлар. Амин, догада булыйк!
Нәзирә Латифуллина, Югары Стәрле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев