Азнакаево
  • Рус Тат
  • Авырлыклардан чыгып киләбез

    Шушы көннәрдә "Маяк" газетасы, җирле телевидение журналистлары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырдылар. Анда район агросәнәгатенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Эшлекле сөйләшү район Советының матбугат үзәге теләктәшлеге белән оештырылды. - 2010 ел авыл хуҗалыгы комплексы өчен моңа кадәр күрелмәгән зур сынаулар алып килде....

    Шушы көннәрдә "Маяк" газетасы, җирле телевидение журналистлары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырдылар. Анда район агросәнәгатенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Эшлекле сөйләшү район Советының матбугат үзәге теләктәшлеге белән оештырылды.

    - 2010 ел авыл хуҗалыгы комплексы өчен моңа кадәр күрелмәгән зур сынаулар алып килде. Авырлыктан чыгу, тотрыклылык булдыру өчен быел нинди чаралар күрдегез һәм ул ничек тормышка ашырылды?

    Хәлил Шәмсимөхәммәтов, идарә җитәкчесе:

    - Моңа кадәр район ике ел рәттән корылык кичерде. Узган 2010 ел аеруча авыр булды. Терлек азыгын да республикадан читтәге төбәкләрдән сатып алырга туры килде.

    Бездә барлыгы 112 мең гектар сөрүлек җир бар. Быел шуның 50130 гектарына бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчтек (2010 елда - 57909 га иде). 36432 гектарын терлек азыгы культуралары тәшкил итте (35754 га). Силос өчен кукуруз чәчү узган ел 1 баш савым сыерга 0,79 гектар исәбеннән булса, быел бу күрсәткечне 1,6 гектарга җиткердек һәм барлыгы 11741 гектарда (алдагы елдагыдан 3879 гектарга күбрәк) кукуруз үстердек. Суданка үләнен дә 1500 гектарга артыграк чәчтек. Бу, үз чиратында, хуҗалыкларга ныклы азык запасы булдыру мөмкинлеген бирде.

    - Быелгы иген уңышы күпме булды һәм кайсы хуҗалыкларны үрнәк итеп күрсәтә аласыз?

    - Бу сезонда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 151 мең тонна икмәк җыеп алынды. Бер гектардан ул уртача 30 центнер тәшкил итте. Тулаем җыемның 28 проценты (53617 тонна) "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖ (җитәкчесе Илгиз Мөслимов), 13 проценты (19522 тонна) "Союз-Агро" предприятиесе (Тәлгать Хафизов) исәбендә. Шулай ук "Тукай" (Габделәхәт Рәфыйков), "Марс" (Хәбип Баянов), "Уразай" (Ринат Мөхәммәдъяров), "Таллы Бүләк" (Наил Мотыйгуллин), Мөстәкыймов ис. (Рафаэль Шәфигуллин), "Агро ТНГС-И" (Миннәхмәт Мәхмүтов) җәмгыятьләре, крестьян-фермерлардан Әнис Вәлиев, Фәнүс Кәримов, Альберт Сәгытдинов, Рәшит Вәлиуллин хуҗалыклары үзләреннән зур өлеш керттеләр.

    -Хәлил Хаҗимөгаммәрович, терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык запасы булдырылдымы һәм бу өлкәдә кайсы хуҗалыкларның күрсәткече яхшырак?

    - Узган елларның ачы тәҗрибәсен исәпкә алып, быел хуҗалыкларга ел ярым - ике елга җитәрлек терлек азыгы хәзерләү бурычы куелган иде. Бездә бүген 1 шартлы терлеккә 46 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу - ел ярымлык дигән сүз. Ике еллык азык запасы булдырган хуҗалыклар да бар. Алар арасыннан 1 шартлы терлеккә 53,9 центнер азык берәмлеге әзерләгән "Әсәй", "Марс" (52,8 ц), "Уразай" (51,7 ц), "Агро ТНГС-И" (51,2 ц), "Урсай" (50,5 ц), "Таллы Бүләк" (48,8 ц), Мөстәкыймов исем. (47,1 ц) кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләрен аерым билгеләп үтәсем килә. Болардан тыш, 1 шартлы терлеккә 8 центнер исәбеннән 170 мең центнер фураж туплап куелды.

    - Көзге чәчү, туфрак эш кәртү районда үз вакытында башкарылдымы, чәчүлек орлыкны сайлау мөмкинлеге булдымы һәм ул сыйфат таләпләренә туры килдеме?

    Рамил Исламов, идарә җитәкчесе урынбасары:

    - Көзге культуралар 17128 гектарда, шул исәптән арыш - 5520, көзге бодай - 11428, тритикале 180 гектарда чәчелде. Орлыкларның барысы да тикшерелде һәм кондициягә китерелде. Аларның 96 процентын оригиналь һәм элиталы репродукцияләр тәшкил итте. Барлык чәчелгән орлык 39412 центнер. Шуның 27670 центнеры (70 проц.) күчмә фондтан. Туфрак эшкәртү барлык мәйданның 85 процентын тәшкил итә.

    - Киләсе ел уңышына нигез салу өчен чәчүлек орлык җитәрлек күләмдә салып куелдымы һәм аның сыйфаты ничек?

    - 2012 ел язында чәчү өчен 176921 центнер орлык бар. Бу - планга карата 104 процент. Бүгенге көндә аның 100 проценты да тикшерелде. Кондициясе чәчү таләпләренә туры килә. Тикшерелгән орлыкның 71 проценты оригиналь һәм элиталы.

    - Арендага алынган, әмма төрле сәбәпләр аркасында файдаланылмыйча, ташландык хәлгә килгән җир кишәрлекләре турында соңгы вакытта еш ишетергә туры килә. Андый бүлентекләрне һәм аларның хуҗаларын ни көтә?

    - Июнь аенда уздырылган соңгы тикшерү нәтиҗәләре буенча 1788 гектар кулланылышта булмаган җир барлыгы ачыкланды. Аның 1379 гектары әйләнешкә кертелде. Калган 63 гектар (Әгерҗе) һәм 96 гектар (Мәлбагыш) җирне арендага бирү буенча документлар әзерләнә. Сарлыдан фермер Хәлил Насыйровның 133 гектар һәм Сукаештагы 115,9 гектар дәүләт җиренә прокуратура тарафыннан акт төзелде. Әлеге җир бүлентекләре эшкәртелмәгән очракта, аларның хуҗалары белән төзелгән килешү гамәлдән чыгарылачак.

    - Рамил Алимасович, крестьян-фермер хуҗалыклары, урта һәм кече эшмәкәрләр белән эшләү дә Сезнең компетентлыкка керә. Аларны алга таба үстерү буенча хөкүмәт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә? Шул турыда да аңлатып үтсәгез иде...

    - 2006 елдан "Агросәнәгать җитештерү комплексын үстерү" программасы эшләп килә. Аның нигезендә шәхси һәм ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү өчен ике һәм биш елга ташламалы кредит алырга мөмкин. Ике еллык кредитка ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, ветеринария препаратлары, симертү өчен яшь терлекләр алырга була. Биш еллыгы терлекчелек биналары төзү, аларны реконструкцияләүгә, егәрлеге 100 ат көченә кадәрле тракторлар, йөк күтәрешлелеге 3,5 тоннагага кадәрле йөк машиналары, сыер һәм башка мөгезле эре терлек алу өчен ярдәмгә юнәлдерелгән.

    Районда 200дән артык урта һәм кече эшмәкәрлек хуҗалыгы бар. Аларның күбесе мал үстерү һәм игенчелек белән шөгыльләнә. 2010 елдан "Гаилә фермаларын үстерү" программасы эшли башлады. Аның нигезендә крестьян (фермер) хуҗалыгында кул хезмәтен киметү, ягъни югары технологияләр белән җиһазландырылган терлекчелек биналары төзү, мөгезле эре терлек һәм кәҗә, сарык, дуңгыз кебек вак маллар алу, умартачылык өчен ташламалы кредит бирү каралган.

    Районда бүген 12 гаилә фермасы уңышлы гына эшләп килә. Алар 350 баш мөгезле эре терлек, 92 савым сыер,16 ат, 510 дуңгыз, 14 меңнән артык кош-корт асрый. Үзләренең гаилә фермаларын оештырган Фәнүс Кәримов һәм Зиннур Шәвәлиев, чыгымнарын каплау өчен, дәүләттән 500әр мең сум субсидия алдылар. Аларның терлекчелек биналары маллар кабул итгә тулысынча әзер.

    Реклама

    - Техниканың кышкы сакланышка куелышын да ачыклап үтик әле.

    Рәсүл Сәгъдиев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе:

    - Сүзне гади генә бер мисалдан башлыйк: көзге җир эшләре беткәч, һәрберебез эш коралын - тырмасын, көрәген, башка инвентарен яхшылап чистартып, сараена кышкы сакланышка куя. Зур агросәнәгать предприятиеләре белән дә шул ук хәл инде. Кыр эшләре тәмамлануга, язга-җәйгә кадәр кулланылмый торган барлык төр техника да тәртипкә китерелеп, буяп-майлап, аерым сакланырга тиешле өлешләре салдырылып, кыскасы - дәүләт стандарты таләпләренә ярашлы иттерелеп, махсус билгеләнгән урынга кышкы сакланышка куела. Шулай эшләмәгәндә, язга кадәр аның яраксызга әйләнүе дә мөмкин.

    Хуҗалыкларда бу эшләр, ноябрь башларына төгәлләнде. Аның үтәлеше Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле катнашындагы район комиссиясе тарафыннан тикшерелде һәм кабул ителде. Бу чараның икенче максаты - техниканы кышкы сакланышка куюга иң яхшы әзерләнгән ике хуҗалыкны ачыклау иде. Җиңүчеләр дип "Азнакай" агрофирмасы"ның Сукаеш бүлекчәсе һәм "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативы табылды. Алар министрлык бүләгенә тәкъдим ителделәр. "Әсәй", "Марс", "Урсай", "Агро ТНГС-И" җәмгыятьләре, "Корбанов КФХ" шулай ук мактауга лаек. Алдагы сезоннардан аермалы буларак, "Чалпы" хуҗалыгы да бу эшкә быел җаваплы караган: бөтен төр җыю комбайннарын сакланышка куюны таләпләр югарылыгында башкарган.

    Игенченең шулай бит - бер эшен төгәлләсә, икенчесенә тотына. Хәзер хуҗалыкларда язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы ремонтлау-көйләү бара. 1 апрельгә кадәр 408 трактор, 179 чәчкеч, 162 культиватор, 3600дән артык тырма һәм башка тагылма коралларны ремонтлап бетерәсе бар. Бу кампания "Азнакай" агрофирмасы", "Марс", "Әсәй", "Урсай", "Тукай" җәмгыятьләрендә, "Таллы Бүләк" кооперативында уңышлы башланып китте. Тагылма коралларны ремонтлап бетергәннән соң, чират тракторларга җитәчәк. Кыскасы - эшлиселәр күп. Шулай да язгы кыр эшләрен тулы хәзерлектә каршы алачагыбызга шик юк.

    - Соңгы елларда терлекчелек керем чыганагы булган төп тармакка әверелде. Аның продукция бирүен арттыру юнәлешендә ниләр башкарыла?

    Әнәс Баһманов, терлекчелек буенча консультант:

    - Районда, башлыча, кара-чуар төстәге сөт сыерлары асрала. Аларның токым сыйфатын яхшырту, сөт бирүчәнлеген арттыру өчен барлык хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру оештырылды. Бу эш елына 9000-11000 килограмм сөт бирә торган сыерлардан туган үгезләрнең орлыкларын кулланып башкарыла. Районда бу максатта 35 техник-орлыкландыручы эшли. 2011 елның 10 аена сөт юнәлешендәге терлекләрдән 5771 баш бозау туды. "Марс" хуҗалыгында hәр 100 сыердан 80, "Әсәй" ҖЧҖдә - 74, "Таллы Бүләк" кооперативында - 74, "Агро ТНГС-И"да - 71 баш бозау алуга ирештеләр.

    1ноябрьгә хуҗалыкларда төрле яшьтәге 9756 баш тана бар. Шуларның 1141е - буаз, 2179 башы 18 айдан югары үсештәгеләр.

    10 айда сыерлар көтүе беренче кат бозаулаган 1286 баш тана белән тулыландырылды. Бу - таләпнең 15 проценты (еллык норма 20-25 процент). "Марс", "Агро ТНГС-И" җәмгыятьләрендә әлеге күрсәткеч 30-36 процентка җитә. Таналар төп көтүгә ешрак кертелгән саен, аларны сөт бирүчәнлекләре буенча сайлап алу мөмкинлеге дә арта. Контроль саву нәтиҗәләре буенча тананың көнлек сөте 8-10 килодан ким булса, ул сыер төркеменә кертелми.

    "Марс", "Тукай", "Агро ТНГС-И", "Чалпы" җәмгыятьләре, "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативында аерым тана группалары оештырылды. Алар тулы рацион белән ашатыла. Нәтиҗәдә, сөт бирүчәнлекләре арта.

    Дүрт айлык тана бозаулардан аерым төркемнәр оештырыла. Сөтле сыер булдыру өчен, аларны тулы рационда ашатып, тәүлеклек үсешләрен 600-650 граммга җиткерергә кирәк. 18 айда авырлыклары 380-400 килограмм булырга тиеш. "Марс", "Таллы Бүләк", Мөстәкыймов исем., "Агро ТНГС-И" хуҗалыкларында тәүлеклек үсеш 600-700 грамм тәшкил итә.

    Ит проблемасын хәл итү максатыннан "Агро ТНГС-И" ҖЧҖнең Чәкән бүлегендә герефорд токымлы маллар үрчетү буенча нәсел фермасы оештырылды. Үзебезнең район hәм республика хуҗалыкларында сыйфатлы нәсел үгезләре сатыла. Бүгенге көндә 332 баш мөгезле эре терлек үстерелә. 97 имчәк бозауның тәүлеклек үсеше 900-1100әр граммга җитә.

    - Бу көннәрдә нинди планнар белән яшисез?

    Хәлил Шәмсимөхәммәтов:

    - Саный китсәң, башкарасы эшләрнең чиге юк инде аның. Шулай да алдагы ярты елга үз алдыбызга куйган төп бурычларны әйтеп китү урынлы булыр. Болар:

    - җитәрлек күләмдә әзерләнгән терлек азыгын рациональ файдалану, аны яңа технологияләр нигезендә эшкәртеп ашату, ветеринария таләпләрен төгәл саклау юлы белән маллардан югары продукция алуны тәэмин итү;

    - терлекләрнең баш саны кимүгә юл куймау. Киресенчә, аларны арттыру өстендә эшләү;

    - язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы график кысаларында сыйфатлы итеп ремонтлап бетерү;

    - алдагы елда тотрыклы керем бирүче карабодай, май өчен рапс һәм көнбагыш культураларын чәчү мәйданын арттыру;

    - хезмәткә түләүне планлы төстә күтәрү.

    Авыл хуҗалыгы сәнәгате тотрыклылыгының күп факторларга бәйле булуын искәртеп тормастан, район агросәнәгать предприятиеләренең алдагы елда һәр тармакта да уңышлы эшләвенә тулы өмет бар.

    Түгәрәк өстәл артында сөйләшүне газета өчен журналист Наил АБДУЛЛИН әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: