Азнакаево
  • Рус Тат
  • Авылның иң тырыш кешесе – Мөгамбәр Шиһапов

    - Әтием Халфетдин Шиһаповны Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алдылар, - дип искә ала Балтач авылыннан Мөгамбәр ага. - Ленинград өчен барган сугышларда каты яраланып, баштан госпитальдә, аннан берничә ай авылда дәваланды. Аннан аны кабат сугышка алдылар, аяклары тездән аста берни сизми иде әткәемнең. Барыбер алдылар. Шуннан соң "Хәбәрсез...

    - Әтием Халфетдин Шиһаповны Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алдылар, - дип искә ала Балтач авылыннан Мөгамбәр ага. - Ленинград өчен барган сугышларда каты яраланып, баштан госпитальдә, аннан берничә ай авылда дәваланды. Аннан аны кабат сугышка алдылар, аяклары тездән аста берни сизми иде әткәемнең. Барыбер алдылар. Шуннан соң "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәре генә килде. Әтиебез бик акыллы, зирәк кеше иде сугышка кадәр җитәкче урыннарда эшләгән.

    Сугыш башланганда Мөгамбәргә 11 яшь була. Гаиләдә әнисе - Миңнесорур, ике кыз туганы, энесе янында көчле зат буларак, "уфалла" арбасын әнә шулай кечкенәдән тартырга туры килә аңа. Алай гына да түгел әле аның авылында да төп эш шул нәзек җилкәле үсмерләр җилкәсенә төшә бит.

    12 яшемнән мин инде чын колхозчы идем: җир сөрдек, урак урдык, ат карадык. Үзәккә үткән салкын, ачлык, ялангачлык әле хәзер дә искә төшеп, йөрәкне әрнетә, - дип искә ала Мөгамбәр ага.

    Гомер дигәнең аккан су кебек ага да ага. Мөгамбәр дә үсеп, егет булып җитлегә. Германия якларында солдатта хезмәт итеп кайтканнан соң, ул элеккеге ЦБПО ЭПУ (хәзер "Сервис НПО" ҖЧҖ) электромонтер булып эшкә керә. Үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкара ул. Шулай булмыйча, әлеге хезмәт үзе дә искиткеч төгәллек, саклык таләп итә бит. Мөгамбәр ага үзе әйтмешли: "Электрик үз гомерендә бер генә тапкыр ялгыша ул". Әнә шулай гомере буе бик җаваплы эшне башкара: югары вольтлы линияләр сузып йөриләр. Фидакарь хезмәте өчен күп тапкырлар Почет грамоталары белән бүләкләнә, фотосурәте Мактау тактасында тора.

    1957 елда кыңгыраулы атларда Шиһаповлар гаиләсенә Стәрле авылыннан килен төшерәләр. Гасыйма исемле акыллы, чибәр ханым баштан авылда клуб мөдире, аннан озак еллар дәвамында авыл советы секретаре булып эшли. Тигез канатлы, тату гаиләдә бер кыз һәм бер ул дөньяга килә. Бүгенге көндә Шиһаповларның оныклары да "башлы-күзле" булганнар инде.

    - Авылның иң матур җиңгәсе - ул Гасыйма апа. Авылның иң тырыш кешесе - ул Мөгамбәр абый, - ди күршеләре Алмас Исламов. - Әнием исән чакта: "Улым, тормышның болытлы көннәре булыр. Шулар янына бар, дөрес киңәшне алар гына бирер", - ди торган иде. Чыннан да алар белән киңәшләшкәннән соң, күңелдә ниндидер рәхәт җиңеллек туа, тынычланып каласың. Аларның күңелләрендә бер начарлык та юк, гел изгелек кенә. Һәрчак дөреслекне генә сөйлиләр. Без хәтта бәрәңге, кишер кебек яшелчәләрне дә аларга карап утыртабыз. Алар утырта икән, димәк вакыт. Шиһаповларның белмәгәне юк. Әниләре Миңнесорурны да кадерләп соңгы юлга озаттылар, балачактан инвалид апалары Хаҗәстә дә алар тәрбиясендә. Авылның яшьләрен дә шушы гаиләдән үрнәк алырга чакырыр идем мин.

    85 ен түгәрәкләп килүче Мөгамбәр агага үз яшен берничек тә биреп булмый. Яшьләр йоклап ятканда иртә таңнан мотоциклын кабыза да балык тотарга төшеп китә ул, каерып печәнен дә чаба. Заманында иллешәр баш умартасын асраганнар, мал тотканнар, үз гомерләрендә ике йорт кына бетереп кергәнәр алар. Менә шундый үзенчәлекле, тырыш гаилә яши Балтачта. Күз генә тимәсен!

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: