Азнакаево
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр хәзер интернет аша сата ала

    Күптән түгел шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен FARMERSTORE электрон белдерүләр тактасы (http://farmerstore.ru) ачылды. Биредә үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга, техника, азык-төлекне сатып алырга яки авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була. Электрон белдерүләр тактасының оештыручысы булып ТР авыл хуҗалыгы сәнәгатенең мәгълүмати-белешмә хезмәте, ТР фермер һәм шәхси...

    Күптән түгел шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен FARMERSTORE электрон белдерүләр тактасы (http://farmerstore.ru) ачылды. Биредә үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга, техника, азык-төлекне сатып алырга яки авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була.

    Электрон белдерүләр тактасының оештыручысы булып ТР авыл хуҗалыгы сәнәгатенең мәгълүмати-белешмә хезмәте, ТР фермер һәм шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе тора.

    Реклама

    Биредә сату-алу, хезмәт күрсәтү буенча белдерүләр бушлай урнаштырыла. Әлеге хезмәт җитештерелгән товарның сату җирлеген киңәйтү, товарны арадашчыларсыз сату-алу мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта сатып алучыларның да санын арттырырга ярдәм итәчәк.

    Сайт эшчәнлеге хакындагы тулырак мәгълүматны 221-77-37 (26, 27, 28, 38) телефоннары аша алырга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: