Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җаваплы сайлаулар

    Халык мәнфәгатьләре өчен нәтиҗәле эшләүче депутатлык корпусы формалаштыру һәм ил президентын сайлау җәмгыять һәм дәүләт өчен әһәмиятле мәсьәлә. Сайлауларда гражданнарның конституцион хокукларын саклау - прокуратура органнарының федераль закончалыклар белән беркетелгән бурычларының берсе. Сайлау закончалыкларын бозган өчен җаваплылык җинаять кодексының 4 нче, ә административ кодексның 33 нче маддәләрендә каралган. Кызганычка каршы,...

    Халык мәнфәгатьләре өчен нәтиҗәле эшләүче депутатлык корпусы формалаштыру һәм ил президентын сайлау җәмгыять һәм дәүләт өчен әһәмиятле мәсьәлә.

    Сайлауларда гражданнарның конституцион хокукларын саклау - прокуратура органнарының федераль закончалыклар белән беркетелгән бурычларының берсе. Сайлау закончалыкларын бозган өчен җаваплылык җинаять кодексының 4 нче, ә административ кодексның 33 нче маддәләрендә каралган. Кызганычка каршы, күп гражданнар үз хокуклары белән кызыксынмыйлар һәм аларны белмиләр дә.

    Сайлаучылар хокукларын тормышка ашыру максатында 2002 ел «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында» Федераль Закон чикләрендә комиссияләр тарафыннан сайлаучылар, хәлиткеч тавыш бирергә хаклы әгъзаларның исемлеге төзелә. Тавыш бирүгә 20 көн кала участок комиссиясе сайлаучылар, референдумда катнашучылар исемлеген сайлаучыларга, референдумда катнашучыларга танышу һәм өстәмә рәвештә раслау өчен тәкъдим итә. Шулай итеп, хәлиткеч тавыш бирергә хаклы Россия Федерациясе гражданины үзен сайлаучылар, референдумда катнашучылар исемлегенә кертүләрен сорап, үзе турында мәгълүматларда төгәлсезлекләр турында гариза белән участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала. Әлеге хокуклар бозылган очракта административ җаваплылык каралган.

    Кандидатлар, дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне алыштыручы яки дәүләт, муниципаль хезмәткәр сайлау кампаниясе чорында кандидатны сайлауда, исемлекләрне булдыруда үз вазыйфасы һәм һөнәри өстенлекләреннән файдаланырга тиеш түгел.

    Федераль закончалык вазыйфа һәм һөнәри өстенлекләргә: кандидатлар сайлауга үз кул астындагы кешеләрне тартып сайлау эшчәнлеге белән эш вакытында шөгыльләнү; дәүләт органнары яки җирле үзидарә органнары биналарын файдалану; милек формасына бәйсез рәвештә сайлау алды агитациясендә телефон, факс һәм башка элемтә, оргтехника, мәгълүмат чараларын куллануны (әгәр алар өчен сайлау фондыннан түләнмәсә), транспорт чараларын куллануны күз алдында тота.

    Реклама

    Мәгълүм булганча, бер генә сайлау кампаниясе дә сайлау алды агитациясеннән башка узмый. Аны уздыру өчен дә закончалыклар тарафыннан тиешле таләпләр билгеләнгән. Басма агитация материаллар җирле үзидарәләр тарафыннан махсус билгеләнгән урыннарда гына урнаштырыла. Аларны аңлы рәвештә юкка чыгару яки зыян салу өчен шулай ук административ җаваплылык каралган. Басма агитация материалларны һәйкәлләр, обелиск, бина, корылма, тарихи, мәдәни яки архитектура кыйммәте булган биналарга, комиссия, тавыш бирү биналарына (50 метр ара калдырылырга тиеш) элү тыела. Басма агитация материаллары милекчеләрнең, әлеге бина, корылма, йорт хуҗаларының рөхсәте белән генә эленергә тиеш.

    Гамәлдәге закончалык нигезендә сайлау алды агитациясенә сайлау көненә 18 яше тулмаганнарны тарту тыела. Дәүләт власте федераль органнары, башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнарына, милек формасына бәйсез рәвештә үз хезмәт һәм вазифаи өстенлекләрен кулланып, идарә органнары әгъзалары булып торучы затларга сайлау алды агитациясе уздыру тыела.

    Сайлау вакыты - сайлау процессының иң әһәмиятле стадиясе. Монда күп кенә хокук бозулар булырга мөмкин. Сайлаучыларны «сатып алуга» юл куелмасын өчен, кандидатлар һәм аларның вәкаләтле уполномоченныйларына сайлау алды агитациясе уздырганда сайлаучыларны акча, кыйммәтле кәгазьләр һәм башка матди чаралар белән кызыксындыру тыела. Теркәлү көненнән башлап сайлауга йомгак ясаганчыга кадәр кандидатлар, сайлау берләшмәләренә шәфкатьлелек чаралары уздыру рөхсәт ителми. Моннан кала, гражданинга законсыз рәвештә сайлау бюллетенен бирү, калган бюллетеньнәрнең тиражын яшерү өчен административ җаваплылык каралган.

    Сайлау кампанияләрен уздыру белән бәйле хокук бозулар да еш була. Сайлау процессында яла ягу, мыскыллау кебек хокук бозулар күзәтелә.

    «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында» Федераль Законның 64 нче маддәсе һәрбер сайлаучының шәхсән үзе сайларга тиешлеген билгели, аның өчен башкалар сайларга тиеш түгел. Ә бюллетеньнәр, паспорт яки аны алыштыручы документны тәкъдим итеп, исемлеккә кертелгән сайлаучыларга бирелә. Әлеге сайлау тәртибен бозган очракта, шул исәптән сайлаулар уздырган чорда сайлаучылар өчен ялган имза куйган өчен, «Сайлау документларын, референдум документларын фальсификацияләү» РФ ҖК ның 142 нче маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылалар. Барлык сайлаучылар һәм җаваплы кешеләр дә Россия Федерациясе Президентын сайлауларга җаваплы карарлар һәм безнең район криминаль сводкаларда искә алынмас дип ышанасы килә.

    И.СӘИТОВ, шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе, икенче класслы юрист

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: