Азнакаево
  • Рус Тат
  • Аулагыйга килегез!

    ​​​​​​​Яшьләр үзәге нинди генә очрашулар уйлап тапмый!

    Бу юлы алар гүзәл затларны Халыкара-хатын-кызлар көне уңаеннан үзләренә аулагыйга чакыра. Ул 7 март көнне 13.00 сәгатьтә башлана. Рәхәтләнеп җырлап, биеп, табын артында серләшеп, борынгы уеннарны искә төшереп ял итеп аласыгыз килсә, Яшьләр үзәгенә килегез! Көндәлек мәшәкатьләрдән бераз гына арынып, үзебезгә бәйрәм ясап алыйк, җәмәгать!

    Керү бушлай.

    Фото "Маяк" газетасы архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: