Реклама
Менә быелгы кыш - кыш ичмасам! Аның бөтен рәхәтен тулы көчкә тоеп калыр өчен Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 5 б сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә "Криссталл" хоккей кортына җыелды. Чана, чаңгы, тимераяклар, кәшәкәләр балаларга күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы өстәде. Ата-аналар да балаларның уеннарын күңелле оештырыр өчен әзерләнеп килгәннәр....
Менә быелгы кыш - кыш ичмасам! Аның бөтен рәхәтен тулы көчкә тоеп калыр өчен Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 5 б сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә "Криссталл" хоккей кортына җыелды. Чана, чаңгы, тимераяклар, кәшәкәләр балаларга күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы өстәде. Ата-аналар да балаларның уеннарын күңелле оештырыр өчен әзерләнеп килгәннәр. Балалар ике командага бүленеп, бер-берсен сәламләгәч, уеннарга старт бирелде. Күңелле эстафеталар бер-берсен алыштырып торды. Хәрефләрдән сүзләр төзеп ярышу, кеглилаларны аудару, чана һәм тимераякта узышу, бау эченә кайсы команда тизрәк кереп бетә, аркан тартышу дисеңме - барысы да күңелле узды. Һәр команда ярышларда өлгер, чыдам булуларын, кирәк чакта ярдәм кулын сузарга әзер торуларын исбатладылар.
Ата-аналар комитеты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз