Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ата-ана баласын тиешенчә тәрбияләми икән,хокуктан мәхрүм ителә

    Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр әхлакый-рухи гына түгел, юридик характерга да ия. Бер яктан - тәрбия, белем бирү, баласы турында кайгырту - һәр ата-ананың шәхси эше һәм рухи җаваплылыгы. Икенче яктан караганда, әлеге һәм башка төр бурычлар закончалыклар белән ныгытылып, сансыз ата-аналарның турыдан-туры бурычларын көчләп үтәттерү дә ул. РФ Гаилә...

    Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр әхлакый-рухи гына түгел, юридик характерга да ия. Бер яктан - тәрбия, белем бирү, баласы турында кайгырту - һәр ата-ананың шәхси эше һәм рухи җаваплылыгы. Икенче яктан караганда, әлеге һәм башка төр бурычлар закончалыклар белән ныгытылып, сансыз ата-аналарның турыдан-туры бурычларын көчләп үтәттерү дә ул.

    РФ Гаилә кодексы нигезендә һәр ата-ана үз балаларын тиешенчә тәрбияләргә, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга бурычлы. Ә инде бу бурычлар үтәлми икән, алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә. Бу гаилә-хокукый мөнәсәбәтләрнең иң югары җаваплылыгы. Әлеге чара күрелгән әти-әни балага бөтен төр хокуктан да мәхрүм ителә. Әйтик, бала балигъ булгач, әти-әнисе аннан үзләрен карауны, баласы вафат булса, аннан калган мирасны, ата-аналарга мондый очракта каралган ташлама һәм пособиеләрне дәгъва итә алмыйлар.

    Үз чиратында, ата-анасы хокуктан мәхрүм ителгән бала торакка, аларның мирасына, алиментка, башка төр милеккә хокукын югалтмый.

    Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү бары тик суд тәртибендә генә хәл ителә. Соңгы 3 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан шундый 71 эш каралып, 63е тулысынча канәгатьләндерелгән. 40 әни, 18 әти кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. 5 эш буенча ата-аналарның икесен дә хокуктан мәхрүм итү таләбе канәгатьләндерелде. Барлыгы 70 баланы ваемсыз, сансыз ата-аналары гаиләсез итте. 4 бала бары тик әниләре, 12 бала әтиләре белән генә калды, 18е опекуннарга тапшырылды. 35 баланың язмышы Азнакай муниципаль районының опека һәм попечительлек органы хәл итүенә тапшырылды.

    Һәр карарны чыгарганда судта әти-әниләргә балаларына карата хокуклары, яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тотышларын үзгәрткән очракта аларны кире кайтару мөмкинлекләре хакында тәфсилләп аңлатыла. Ата-ана хокукын кайтару шулай ук аларның гаризалары нигезендә суд тәртибе аша эшләнелә. Соңгы 3 елда нибары 9 ата-ана хокукын кире кайтаруга иреште.

    Статистика күрсәткәнчә, балага хокукыннан мәхрүм ителүче әниләр саны ир-атларга караганда өч тапкырга диярлек күбрәк. Бу саннар беребезне дә битараф калдырмас, ни дисәң дә сүз шушы балаларны якты дөньяга тудырган аналар хакында бара. Ә бит гүзәл затлар үзләре үк бу дөньяга гаилә учагын саклаучы булып, Ана булып яратылган. Җирдә ана мәхәббәтеннән дә көчлерәк, назлырак ярату юк та ул!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: