Азнакаево
  • Рус Тат
  • Асыл кунагыбыз

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарга якташыбыз, Тымытык авылында туып үскән, озак еллар "Чаян" журналының баш мөхәррире булып эшләгән Рәшит ага Зәкиевнең хикәясен тәкъдим итәбез. Табак ялау Без, өйдәге дүрт-биш малай, ярты чиләк сыешлы табактагы ашны түкми-чәчми ашап бетерәбез. Бу хәтле аш корсакның кайсы җиренә сыядыр - төгәл генә әйтеп булмый....

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарга якташыбыз, Тымытык авылында туып үскән, озак еллар "Чаян" журналының баш мөхәррире булып эшләгән Рәшит ага Зәкиевнең хикәясен тәкъдим итәбез.

    Табак ялау

    Без, өйдәге дүрт-биш малай, ярты чиләк сыешлы табактагы ашны түкми-чәчми ашап бетерәбез. Бу хәтле аш корсакның кайсы җиренә сыядыр - төгәл генә әйтеп булмый. Аш дигәне гадәттә бәрәңгедән, сөттән һәм учлап-стаканлап салып, шулпада эреткән оннан тора. Чөгендерләр үсеп килгән чор булса, әни бу онлы шулпага чөгендер яфраклары да турап сала. Мондый аш телеңне йотарлык була. Шуны ашаган килеш урамда йөгерергә туры килсә, ипи-фәлән белән куертылмаган шулпа ашказаны ярларына бәргәләнеп, шупылт-шупылт килә. Бозау артыннан йөгер, сарык артыннан чап, дуслар белән узыш - шулпа һаман - шупылт та шупылт.

    Хәзергеләр аш ашый беләмени?! Савыт төбендә эт-песи туярлык аш калган була, моңа беркемнең исе китми, илтәләр дә түгәләр.

    Ә без савытны ялтыратып куя идек. Кирәк икән бармак белән сыпырып, савытның кырыен-төбен ялтыратып чыгабыз. Ошап китсә, озын телне чыгарып, савытны ялап куярга да күп сорамыйбыз. Бу уңайдан әнидән безгә кырыс сүз эләкми: аш савытын ялтыратып кую мактаулы эш санала. Үзара мактанышып та алабыз - кемнең савыты шәбрәк ялтыраган да, кем тәртипле итеп савытын-кашыгын ялап куйган - бусы өстәл янындагыларның мактанышу имтиханы.

    Реклама

    Ә инде бөтен гаиләгә бүленгән табактагы ашны савыт-савыт ярымлап ашагач, зур табакка чират җитә. Олы табакны ялау өчен алдан чират торабыз. Кемнең чираты, ул олы табакны үзенә тартып, имән бармак белән табак кырыена йоккан аш калдыгын сыпырып ала да, теленә бармагын салып, суырып җибәрә - моннан да тәмлерәк ризык була алмый! Чөнки сине әллә ничә пар күз күзәтеп тора, ә син берүзең рәхәтләнәсең. Беркемнән бер көнчелек сүзе чыкмый - табак бөтенләе белән синеке! Хет аңа башың белән чумып яла. Чирек сәгать тә үтмидер, ярты чиләк сыешлы табакны ялтыратып куясың!

    Менә шулай чиратлап рәхәт чиккәндә, безнең табак ялау кебек тантаналы эшебезне Морзахан кызы Ләлә күреп алган.

    Ләлә - безнең өйдә фатирда торучы колхоз рәисе Морзахан абый кызы, табак яларга кызыгып йөри икән. Табак ялыйм дип ду китерә, кеше табагы дип тә тормый, чират икәнен дә шәйләми: "Ялыйм!" да "Ялыйм!" Нишләргә кирәк инде монда? Без, өйдәге малайлар, бу кече кызны үз чиратыбызга кертергә ниятләдек. Табакны бирдек. Ләлә табакка башы белән чума, савыт төбен биш бармагы белән сыпыртып, учын, бармакларын ялый. Кызык, бу кызый табакны имән бармагы белән сыпыртып яларга өйрәнмәгән. Озак җәфалана ул, ә без дүрт күз белән аның табакны ялап бетергәнен көтәбез. Малайлар арасына чытлыкланып кергән табак ялаучы бу кыз безгә ошый да башлады. Шулай итеп, ул табак ялау чиратында төпләнеп алды: кемнең кайчан ялыйсын яттан белә. Әтисе, үз йортын җиткереп, безнең фатирдан китмәсә, Ләләнең табак ялау чираты безне шактый какшатасы иде.

    Алай да, икенче урамда яши башлаган бу кызый безгә аш мәҗлесенә гел сугыла торган булды. Килеп керә дә, имән эскәмиягә утырып, табак ялау чиратын көтә. Без, малайлар, кыз балага зур бүләк итеп, олы табакны тоттырабыз да, күзне алмыйча аның табак ялау осталыгын күзләп торабыз.

    Тамак ялгау янында табак ялау шундый нәзәкатьле эш иде ки, малай-шалай чагындагы шушы гадәт әле дә булса сагындырып искә төшә. Табак ялыйсы килеп китә...

    Рәшит ЗӘКИЕВ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: