Азнакаево
  • Рус Тат
  • Асыл Исхаков – Азнакайның бердәнбер дипломлы сунарчы-биологы

    Районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Асыл Әсгать улы Исхаков шушы көннәрдә үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул 1975 елдан бирле аучылык белән шөгыльләнә, соңгы ун елда җәмгыятьнең алыштыргысыз рәисе. Азнакайда туып үскән Асыл хезмәт юлын ПДУ-2437дә грейдерчы булып башлый. 1972 елда хәрби хезмәткә алына, аны чик сагы гаскәрләрендә,...

    Районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Асыл Әсгать улы Исхаков шушы көннәрдә үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул 1975 елдан бирле аучылык белән шөгыльләнә, соңгы ун елда җәмгыятьнең алыштыргысыз рәисе.

    Азнакайда туып үскән Асыл хезмәт юлын ПДУ-2437дә грейдерчы булып башлый. 1972 елда хәрби хезмәткә алына, аны чик сагы гаскәрләрендә, Кытай чигендә үтә. Сержант дәрәҗәсендә кайткан егет Азнакай зонасы буенча өлкән сунарчы вазифасына билгеләнә. Киров авыл хуҗалыгы институтының сунарчылык факультетын тәмамлый. Ул бүгенге көндә дә районыбызның бердәнбер дипломлы сунарчы-биологы.


    Язмыш аны берникадәр гомер ерак Себер җирләрендә йөртә. Туган якларына кайткач, "Карп" кооперативы төзи, 6 ел сулыкларны яшәтү, тәрбияләү белән шөгыльләнә. Энергиясе ташып торган, һәр нәрсә белән кызыксынган, кулыннан эш килгән ир-егеткә Раувель Ишкәев "Актүбәнефть" идарәсенә тәэминат буенча начальник урынбасары вазифасын тәкъдим итә. Шуннан башлап Асылның тормышы нефть тармагыннан аерылгысыз. Тәэминат базасы җитәкчесе итеп куялар, оешмада барган яңарышлардан соң "Азнакайнефть" идарәсенең СОЦ мастеры итеп билгеләнә.


    Җәмәгате Индира белән йорт җиткерәләр, өч бала үстерәләр. Алсу Актүбә сырхауханәсендә шәфкать туташы, Эльмир - нефтьче-инженер, Эльмира - хисапчы. Дүрт оныклары бар. Ә инде утырткан агачларының саны юк.


    -Асыл, ни өчен син ерак сиксәненче елларда сунарчылык оешмасыннан киттең, ә бит бу шөгыль бөтен кеше кулыннан да килә торган түгел, ул чакта бик күпләр кызыккан урын иде?


    -"Өч мушкетер"ның фанаты буларак, бик горур, үзфикерле чак. Ә ул чакта властьтагыларга бу оешманың "кесәдә" булуы кулай иде. Үземнең шәхси мотоциклны саткан өчен спекуляциядә гаепләп, барлы-юклы милекне конфискацияләп, 6 елга төрмәгә утыру куркынычы да янады. Барсын да кичердек.


    -Сунарчылык, аучы хезмәте турында бераз сөйләп кит әле, аның нечкәлекләрен бөтен кеше дә белеп бетерми бит?


    -Районның аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасы карамагында 64 мең гектардан артык биләмә бар. Аның өчен аренда, салым түләүләре билгеләнгән. Өч аучы шушы биләмә сагында торабыз. Районның аучылык тармагын үстерү, закон бозучыларны җәзага тарту, бу нәүбәттән профилактик эшчәнлек алып бару, котыру чиренә каршы көрәш... - барсы да безнең төп бурыч. Моннан тыш, биотехник чаралар, төрле ярышлар, күргәзмәләр үткәрәбез. "Аучы" клубы да оештырдык.


    -Шушы 40 ел эчендә тереклектә сизелерлек үзгәрешләр күзәтеләме, аеруча ниндиләр?


    -Җитмешенче елларда су күсесе сирәк күренсә, хәзер алар һәркайда. Кабан дуңгызына да еш тап булабыз. Нефть, игенчелек тармагының җәелүе үр куянын бермәлне нык сирәкләткән иде, моңа автобраконьерлык та "ярдәм итте". Ә хәзер, киресенчә, алар басты, ак куян әзәйде. Аларны үрчетү нияте дә бар. Пошилар элегрәк көтү булып йөри иде, елына 200әр баш атып, эшкәртеп хөкүмәткә тапшырган чаклар булды.

    Соңгы елларда бик нык кимеделәр, хәер, көтү булып йөрүләре кирәк тә түгел, яшь үсентеләргә зур зыян салалар. Котыру чире таралу аркасында төлкеләр дә кимүгә бара, аларны карсак алыштырды. Бу - чамадан тыш юньсез, кыргый хайван. Европа чәшкесен тагы да эрерәк, көчлерәк Америка чәшкесе алыштырды. Кондыз турында элекке заманнарда боярларның затлы бүрекләреннән, туннарыннан гына белсәләр, хәзер алар хәтта Әгерҗе авылы уртасында яшәп ята. Язларын күкне тутырып кыр казлары кайта, алар безнең якларны да үз итеп, яшәп кала.


    -Актүбәдә атарга өйрәнү урыны ясау кемнең идеясе?


    -Инде күптәннән йөрткән идеям иде ул. Раувель Ишкәевнең хәер-фатихасы белән төзелгән "Татнефть" җәмгыятендә бердәнбер булган бу спорт корылмасында шөгыльләнеп, аның дөньякүләм чемпионнар әзерләү хыялы да тормышка ашты: Светлана Крашенинникова Европа беренчелегендә бронза, дөньякүләм беренчелектә һәм Универсиадада көмеш медальләр яулады.


    Асыл белән аның аучылык җәмгыятен яңа йортлы итүе (йөз квадрат метрлы бинада спорт белән шөгыльләнү өчен дә уңайлыклар бар), тәэминатчы булып эшләгәндә илләр буйлап "сәяхәте", илнең танылган кешеләренә юлыккан мизгелләре (Хрущев, Боярский), Черномырдинның Холмовка урманына ауга килүе, Мәхмүт Хәсәнов белән дуслыгы турында да сөйләшеп алдык.


    -Шулай да элек тормыш итүе авыррак иде, - ди ул. - Башта талонга, аннан аңа әйбер алырга су буе чират торулар, кунакханәләрдә еш кына урын булмау, төзелеш материалларына кытлык, чит илгә чыга алмыйсың, "хрущевка" фатирга еллар буе чират торасың, машина алу хыялда гына, чөнки ул юк, йорт җиһазлары юк... Хәзер, әнә, хет автоколонна сатып ал, хет хан сарае салып куй, яшәргә чит илгә китсәң дә сүз әйтүче юк... Әмма шунсы борчылдыра: киләчәк буын өлешенә кереп, алар өчен каласы ресурслар хисабына яшибез. Никадәр урманнар юкка чыга, нефть, газны башка илләргә сатып, җир байлыгын киметәбез...


    Менә шундый бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты Асыл. Ир-егетнең асыл сыйфатларын саклап, шулай мәгънәле, матур яшәргә язсын!


    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: