Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ашлары тәмле, диләр

    Пешекче Зилира Хөснетдинова төшке аш хәзерләү вакытында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белән район хуҗалыкларында кыр эшләре барышы белән танышып йөргәндә искәргәнем бар: кайда гына булмасын, беренче чиратта ул механизаторларның эш шартлары, төшке һәм кичке аш оештыру, аның сыйфаты белән кызыксына. - Бу юктан гына түгел -...

    Пешекче Зилира Хөснетдинова төшке аш хәзерләү вакытында

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белән район хуҗалыкларында кыр эшләре барышы белән танышып йөргәндә искәргәнем бар: кайда гына булмасын, беренче чиратта ул механизаторларның эш шартлары, төшке һәм кичке аш оештыру, аның сыйфаты белән кызыксына.

    - Бу юктан гына түгел - иртә таңнан кичке караңгыга кадәр кырда эшләгән игенченең тамагы тук, күңеле көр булырга тиеш. Шулай булганда гына аңардан нәтиҗәле эш сорап була, - ди Миргасим Вәли улы.

    "Корбанов" крестьян-фермер хуҗалыгында бу җаваплы эшне Зилира Хөснетдинова башкара. Ул пешергән төрледән-төрле тәмле аш-суларны биредәге игенче-механизаторлар мактап туя алмый.

    Наил МАЛИКОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: