Азнакаево
  • Рус Тат
  • Артык эссе көннәр Азнакай игенчеләре алдына өстәмә таләпләр куйды

    Көзнең мулдан яуган бәрәкәтле яңгыры, кышын басуларны каплаган кар катламы көзге-язгы культураларның гөрләп үсеп, тамырларының ныгып китүе өчен кирәкле бөтен алшартларны тудырган шикелле иде. Әмма майның коры килүе, аңа нормадан тыш эсселекнең өстәлүе район игенчеләре алдына өстәмә таләпләр куйды... 2014 елның язгы кыр эшләренә йомгак ясау буенча район агрохуҗалыклары җитәкчеләре,...

    Көзнең мулдан яуган бәрәкәтле яңгыры, кышын басуларны каплаган кар катламы көзге-язгы культураларның гөрләп үсеп, тамырларының ныгып китүе өчен кирәкле бөтен алшартларны тудырган шикелле иде. Әмма майның коры килүе, аңа нормадан тыш эсселекнең өстәлүе район игенчеләре алдына өстәмә таләпләр куйды...

    2014 елның язгы кыр эшләренә йомгак ясау буенча район агрохуҗалыклары җитәкчеләре, баш белгечләре белән "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативы базасында үткәрелгән семинарда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов нәкъ менә шул проблемаларга ачыклык кертте.

    - Быел да басуларны эшкәртүгә, үсемлекләрне өстәмә тукландыруга, язгы культуралар чәчүгә иртә, җир кардан арыну белән керештек һәм туфракта дым мул вакытта аны тулысынча башкарып та чыктык. Табигать капризлары алдында бу безнең җитди җиңүебез булды, - диде ул. - Әмма соңгы атналарда көннәрнең эссе торуы, явым-төшемнең булмавы нәтиҗәсендә чәчүлек җирләр ярыла, нәтиҗәдә туфрактагы бәрәкәтле дым һавага күтәрелә, чүп үләннәре чыга башлады. Шуңа күрә хуҗалыклар алдындагы кичектергесез бурыч булып бүген чәчүлекләрне тырмалау, чүп үләннәре, корткыч бөҗәкләргә каршы химик чаралар уздыру тора.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов көзге бодай һәм арыш культураларының кышланышын, бүгенге халәтен уңай бәяләде, чираттагы кичектергесез эшләргә тукталды.

    - Җиргә бөртек чәчеп кенә мул икмәк җыеп булмый, - диде ул. - Әгәр дә чәчүлекләрдә кичекмәстән тырмалау (коры сугару) эшләрен уздырмасак, бодай кырларын гербицид белән иртә-кич (!) эшкәртмәсәк, ныклы уңышка ирешә алмаячакбыз. Үсентеләрне тырмалаганда, беренчедән, җирне йомшартабыз, икенчедән - андагы дымны саклап калабыз, ягъни коры сугару уздырабыз, өченчедән - чүп үләннәреннән котылабыз. Бүгенге киңәшмәне "Таллы Бүләк" кооперативында уздыру да очраклы гына түгел. Монда чәчүне дә беренчеләр рәтендә төгәлләделәр, тырмалауга да беренчеләрдән керештеләр. Бу эш әлегә "Кәримов КФХ"сында, Мөстәкыймов исемендәге, "Азнакай агрофирмасы" ҖЧҖдә, тагын берничә хуҗалыкта гына алып барыла. Кукуруз чәчәр вакыт та җитеп килә. Чәчү өчен билгеләнгән җирләрне бүгеннән яхшылап эшкәртү, ашлау сорала.

    Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе терлекчелек тармагындагы хәлләрнең торышына, шул исәптән малларны көтүгә чыгару мәсьәләсенә дә тукталды. Кайбер агросәнәгать предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр бүгенге көнгә кадәр абзарларда тотылса, "Таллы Бүләк"тә тана-сыерларны, махсус өч төркемгә бүлеп, берничә атна инде, көтүлекләрдә туендыралар. Нәтиҗәсе дә күренеп тора - көнлек сауган сөтләре бер сыерга уртача 17 килограммга җиткән.

    Миргасим Усманов район хуҗалыкларындагы барлык савым сыерлар торагын якын арада сөтүткәргечләр белән тулысынча тәэмин итү, басулардагы һәм кайтарылган узган ел уңышы саламының, траншеяларда калган сенажның сыйфатлы сакланышын тәэмин итү, яшел масса салыначак базларны чистарту, тәртипкә китерү мәсьәләләренә дә тукталды.

    Киңәшмәдә катнашучылар алдында баш белгечләрдән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең игенчелек буенча урынбасары Маргарита Хәсәншина, "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Фоат Гаделшин чыгыш ясады, "Таллы Бүләк" кооперативы рәисе Наил Мотыйгуллин үзләрендә алып барыла торган үсемлекләрне коры сугару тәҗрибәсе белән уртаклашты.

    Семинарда катнашучылар хуҗалык басуларын карадылар, эшкәртелгән үсентеләрнең торышы белән таныштылар.

    Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: