Азнакаево
  • Рус Тат
  • Армия – төп тормыш мәктәбе

    23 февраль алдыннан районның иң лаеклы ир-егетләре хәрби хезмәт көннәрен искә ала. Һәрберсе армиянең төп тормыш мәктәбе булуын таный. Аларга өч сорау бирелде: 1) Кайда, кем булып хезмәт иттегез? 2) Армия Сезне нәрсәгә өйрәтте? 3) Армиядә нинди вакыйга иң нык истә калды? Рәдиф Әнәс улы Камалеев, Азнакай районы хәрби комиссары:...

    23 февраль алдыннан районның иң лаеклы ир-егетләре хәрби хезмәт көннәрен искә ала. Һәрберсе армиянең төп тормыш мәктәбе булуын таный.

    Аларга өч сорау бирелде:

    1) Кайда, кем булып хезмәт иттегез?

    2) Армия Сезне нәрсәгә өйрәтте?

    3) Армиядә нинди вакыйга иң нык истә калды?

    Рәдиф Әнәс улы Камалеев, Азнакай районы хәрби комиссары:

    1) Ленинград хәрби округында аерым танк батальоны штабы начальнигы булып хезмәт иттем.

    2) Хәрби көчләрдә хезмәт итү Ватанны яратырга, аны якларга, өлкән буынны хөрмәт итәргә, алга куйган бурычларны үтәргә, яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләргә өйрәтте.

    3) Иң истә калган вакыйга чемодан белән бәйле. Германиядә строевой әзерлекне тикшергәндә һәркемнең кулында беренчел кирәк-яраклар (сөлге, теш пастасы, энә-җеп һ.б.) салынган махсус чемодан булырга тиеш иде. Бер солдатның чемоданыннан мендәр килеп чыкты. Ул югалып калмады, мендәр дә беренче кирәк-ярак дип җавап бирде. Рәхәтләнеп көлгән идек шул чакта.

    Руфат Рәфыйк улы Гайнетдинов, Азнакай районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы:

    1) 1990 елда Киев хәрби училищесында укыдым. Аны тәмамлагач, Байкал арты хәрби округына - Улан-Удэ шәһәренә эләктем. Анда оборона министрлыгы генштабының элемтә узелында 3 ел хезмәт иттем, аннан соң штат кыскартылу сәбәпле, Иркутскка ракета гаскәрләре дивизиясенең аерым элемтә батальонына күчерелдем.

    2) Иң беренче чиратта, армия миңа сыйфатлы яхшы белем бирде, чын дуслар табарга, хәрби туганлыкның кадерен белергә ярдәм итте. Армиядә тормыш тәҗрибәсе тупладым.

    3) Ракета гаскәрләре һәрчак югары хәрби әзерлектә тора. Гадәти гаскәрләрдә 1 тәүлек сакта торсаң, бездә - 3-4 тәүлек рәттән. Ничектер мартта, әле җирдә кар яткан чакта, мин команда пунктына дежурга килдем. Нәкъ минем дежур бетәсе көнне хәрби өйрәнүләр башланды, аннан тагын дежур чиратым җитте, шулай итеп, 11 тәүлек дигәндә генә мине алыштырдылар. Ишек алдында гөрләвекләр ага, тулы көченә яз килгән иде. Гаҗәп булып китте.

    Реклама

    Мотыйгулла Рәфыйгулла улы Лотфуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны:

    1) 1940 елда Ерак Көнчыгышта тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә башладым. 6 айдан соң сугыш башланды. Миначы идем, дошманнар безнең якка үтеп кермәсен өчен миналар ярдәмендә тимер юлларны шартлаттык. Фашистлар чигенгәч, җимерелгән рельсларны көйләдек. Кенигсберегка кадәр барып җиттем. Сугыш тәмамланганда техник разведчик идем. Туган авылым Әсәйгә 1948 елда кайттым. 32 ел бораулау эшләре идарәсендә слесарь-ремонтчы булып эшләдем.

    2) Армия кешеләрне чыныктыра, дөрес яшәргә өйрәтә. Хәзерге яшьләр дә үз артларыннан лаеклы эз калдырсыннар, гомерләрен заяга уздырмасыннар иде.

    3) Миңа 91 яшь, еш кына яшьлегемне искә төшерәм. Бигрәк гаярь идек! Хәзер шуларны уйлыйм да, үзе куркыныч, үзе кызык булып тоела.

    Салават Әнсәр улы Сәлахов, 24 нче янгын часте начальнигы:

    1) 1983 елдан 1985 елга кадәр Гордез шәһәрендә десант-штурм бригадасында хезмәт иттем. Взвод командиры урынбасары идем.

    2) Армия чын дуслыкка, ярдәмчеллеккә, кешеләргә һәм үз-үземә ышанырга ярдәм итте. "Бездән башка беркем дә түгел!" - взводыбызның девизы шундый иде.

    3) Кабулга азык-төлек артыннан бардык. Минем алдагы "Урал" машинасына 3 литрлы куертылган сөт банкалары тутырылган. Гранатометтан нәкъ шул машина бортына эләктеләр. Һәр чокырда "Урал"дан банкалар коела. Тәгәрмәчем астында изелгән банкаларны җәлләп, йөрәгем янды. Их, мин әйтәм, берсен генә булса да туктап алырга иде. Әмма туктарга, колоннаны тоткарларга ярамый. Машина балланып бетте, ә без бер генә куертылган сөтне дә авыз итә алмадык.

    Ринат Рәфис улы Фазлыев, "Татнефть-РемСервисТранспорт" ҖЧҖ шоферы:

    1) 2010-2011 елларда Мәскәүдә эчке гаскәрләрдә шофер-элемтәче булып хезмәт иттем.

    2) Армия элек вак-төяк булып тоелган нәрсәләрнең кадерен белергә, батырлыкка, түземлелеккә, дисциплинага өйрәтте. Армиядә алган шоферлык тәҗрибәм эшкә урнашырга ярдәм итте.

    3) Бер көнне увольнениегә чыктым. Кайтыр вакыт җитте һәм мин "Северный бистәсе" дигән автобуска утырдым (шунда хезмәт итә идем). Карыйм, автобус бөтенләй икенче якка китте. Барам, барам... Шуннан бер пассажирдан бистәнең кайсы якта икәнен сорасы иттем. Ул Мәсәүдә 4 Сверный бистәсе барлыгын әйтте. Кесәмдә бары 50 сум акча калган, нәкъ бер билетка җитәрлек. Ярый яхшы кешеләр миңа нинди маршрутка утырырга кирәген аңлаттылар. Хәзер ул вакыйганы елмаеп искә алам, ә ул чагында хәлем бер дә елмаерлык түгел иде.

    Махсус чыгарылышны Гүзәл Тимбакова әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: