Азнакаево
  • Рус Тат
  • Аракыны законсыз сатучыны җәза көтә

    Спиртлы эчемлекләрне законсыз сату профилактикасы һәм аларга юл куймау юнәлешендә эшләп килүче районның эчке эшләр бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем чираттагы тикшерү үткәргәндә Актүбә бистәсендә закон бозу очрагына тап булды. Биредәге кафеларның берсендә 6,6 литр легаль булмаган аракы сатудан алынды. Кафе хуҗасына...

    Спиртлы эчемлекләрне законсыз сату профилактикасы һәм аларга юл куймау юнәлешендә эшләп килүче районның эчке эшләр бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем чираттагы тикшерү үткәргәндә Актүбә бистәсендә закон бозу очрагына тап булды. Биредәге кафеларның берсендә 6,6 литр легаль булмаган аракы сатудан алынды. Кафе хуҗасына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: