Азнакаево
  • Рус Тат
  • Аполлон, дигәннәр аны...

    Армиягә алынганда дүрт ел хезмәт стажлы, беркадәр тәҗрибә тупларга өлгергән егет иде инде Риф Шәфигуллин. Бер ел хәрби белгечлеккә укыганнан соң, авиация полкында радиолокация җайланмасында оператор булып хезмәт итте. Чын солдат тормышы үтеп, дүр ел дигәндә - 1955 елда, туган авылына кайтып төште ул. Солдат формасын да салырга өлгермәде, дуслары...

    Армиягә алынганда дүрт ел хезмәт стажлы, беркадәр тәҗрибә тупларга өлгергән егет иде инде Риф Шәфигуллин. Бер ел хәрби белгечлеккә укыганнан соң, авиация полкында радиолокация җайланмасында оператор булып хезмәт итте. Чын солдат тормышы үтеп, дүр ел дигәндә - 1955 елда, туган авылына кайтып төште ул. Солдат формасын да салырга өлгермәде, дуслары хәбәр алып килде: Ык буенда "СУ-12" дип аталган төзелеш идарәсе нефтьчеләр өчен су кудырту җайланмалары, биналар төзи башлаганнар икән. Шунда барырга кодаладылар.
    Озак уйлап тормастан, иптәшләре белән төзелеш урынына китте Риф. Шул көннән җиң сызганып эшли дә башлады. Армиягә киткәч өзелгән кичке мәктәптә укуын да дәвам итте. Идарәдә үткәрелгән спорт ярышларында актив катнашты, көрәштә бил бирмәде. Штанга күтәрүдә дә өстен чыкты, чаңгы юлларында да беренче булды. Авыл клубында куйган концертларда баритон тавышлы җырчы Рифне тамашачылар сәхнәгә кат-кат чакырып чыгардылар. Авыл яшьләре, аның гәүдә-кыяфәтенә туры китерептер инде, "Аполлон" дип исем дә ябыштырдылар. Яшьтән үк каршылыклар алдында каушап кала торганнардан булмады шул ул.
    Шунда эшләгәндә кунак кызы Роза белән танышты. Мәхәббәтләре көчле булгандыр инде, ике атна дигәндә язылышып та куйдылар.
    ...Ул эшләгән идарә Азнакайда нефть объектлары төзи башлагач, берара эш нормалаучы-икътисадчы булды. Аннан "Азнакайнефть" идарәсенең ремонт-механика цехына (РМЦ) токарь булып күчте. Алга таба укырга дигән хыялы тормышка ашты - Азнакайдагы нефть техникумы филиалында белем алу мөмкинлеге туды. Аны тәмамлагач, мастер итеп күчерделәр.
    Цех начальнигы булып Раувель Ишкәев килгәч, коллективның эше тагын да җанланды. Рифне өлкән мастер итеп билгеләделәр. Беренче эш итеп, искергән цех базасын яңарттылар, юлларны, ишек алларын асфальт белән түшәделәр.
    Р.Ишкәев җир асты ремонты цехына җитәкче булып күчкәч, аны да үзеннән калдырмады. Яңа урында аңа күптән уйлап йөргән - цех эчендә ремонт ясау буенча махсус цех ачу планын тормышка ашыру мөмкинлеге туды. Шуңа да яңа вазифага Риф Идиятович дәртләнеп тотынды. Аның булачак цехы искергән торбаларны, нефть суырту насосларын чистартып, диагностика уздырып, җитештерүгә яңадан кайтару урыны булырга тиеш иде. Моның өчен иң элек аерым бина кирәклеге ачыкланды. Аны төзү өчен башта Мәскәүгә - Нефть сәнәгате министрлыгына бару, капиталь төзелеш буенча министр урынбасары белән киңәшләшү, цех өчен дигән бинаны "Татнефть" берләшмәсе балансына бирүләренә ирешү мөһимлеге ачыкланды. Мәскәү, Куйбышев, Уфа шәһәрләре арасын шактый таптарга туры килде аңарга. Ничек итсә итте, барлык тырышлыгын, белемен җигеп, цехны эшләтеп җибәрә алды. Төзелеп бетеп, продукция чыгара башлагач, "Татнефть" берләшмәсе зурлап Бөтенсоюз семинары уздырды.
    Шуннан соң озак та үтмәде, Риф Шәфигуллинны җитештерүгә хезмәт күрсәтү базасы җитәкчесе урынбасары итеп куйдылар. КПССның "Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү һәм җитештерү программасы" кабул ителгән чак. Шуны тормышка ашыру уңаеннан таралып барган "Бирючевка" совхозын "Азнакайнефть" идарәсенә шефлыкка биреп, ярдәмчел хуҗалык төзергә булдылар. Монда үстерелгән терлекчелек һәм икмәк продуктлары нефтьчеләр өстәленә менәргә тиеш иде. Идарә җитәкчесе бу җаваплы эшне Р.Шәфигуллинга йөкләде.
    Төзелешне ягулык салу станциясеннән башладылар. Бер-бер артлы котельный, механика мастерское, терлек абзарлары, кунакханә, клуб, кибет һәм башка биналар салынды. Авылда яшьләр кала, читтән кешеләр килеп урнаша башлады...
    Ярдәмче хуҗалыкта эшләр җайга салынгач, Риф Идиятовичны тагын да тынгысызрак эшкә - "Азнакайнефть" идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгына җитәкче итеп куйдылар. Җитмәсә, шәһәр Советы депутаты да бит әле ул. Менә шул депутатлык вазифаларын үтәгәндә, шәһәр Советының экология комиссиясе рәисе буларак, идарә җитәкчелеге белән КПСС райкомы арасында сандал белән чүкеч уртасындагы кызган тимер хәлендә калган чаклары да күп булды аның.
    Торак-комуналь хуҗалыгын "Азнакайнефть" идарәсеннән алып, министрлыкка буйсынган учреждение итеп оештыру башлангач, яңа төзелгән Азнакай торак хуҗалыгы җитештерү тресты (ПТЖХ) җитәкчесен билгеләү өчен министр урынбасары үзе килгән иде. Район җитәкчелеге дә Риф Шәфигуллин кандидатурасын яклаган булган. Тик ул үзе генә тәкъдимнән баш тартты, кайчандыр эшләгән җир асты ремонты цехына әйләнеп кайтты, пенсиягә чыкканчы шунда әйдәр инженер булды.
    Эшләү дәверендә Хезмәт ветераны медале, төрле дәрәҗәдәге күп санлы Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән Риф ага Шәфигуллин күптән түгел генә үзенең сигезенче дистәсен тутырды. Бүген ул мәңгегә сөйгән яры Роза ханым, кызы-оныклары янәшәсендә, булганына шөкер итеп, узган тормыш юлларын барлап тыныч кына гомер кичерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: