Азнакаево
  • Рус Тат
  • Апелляция инстанциясе судында гражданлык эшләрен карау тәртибе

    2011 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан 1996 гражданлык эше каралды, 111 карар кассация тәртибендә ТР Югары Судына бирелде. 2012 елның 1 гыйнварыннан РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, суд карарлары яклар тарафыннан ТР Югары Судына апелляция тәртибендә бирелергә мөмкин. 2010 елның 9 декабрендә "РФ Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр...

    2011 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан 1996 гражданлык эше каралды, 111 карар кассация тәртибендә ТР Югары Судына бирелде. 2012 елның 1 гыйнварыннан РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, суд карарлары яклар тарафыннан ТР Югары Судына апелляция тәртибендә бирелергә мөмкин.

    2010 елның 9 декабрендә "РФ Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында" 353 нче федераль закон кабул ителде. Әлеге законда каралган төп яңалыкларның берсе - гомуми юрисдикция судларында апелляция инстанцияләре төзү. Беренче этапта - гражданлык эшләре, бу законлы көченә кермәгән суд карарларына шикаять бирүдә бердәм апелляция алымын кертү. РФ Гражданлык процессуаль кодексының 39 бүлеге нигезендә, Закон редакциясендә, 2012 елның 1 гыйнварыннан апелляция инстанциясе суды бурычларына беренче инстанция судларының суд карарларының нигезле һәм законлы булуын тикшерү керә. Эшләрне караганда апелляция инстанциясе түбәндәге судның карарын расларга яки эш буенча яңа карар кабул итәргә тиеш була. Суд карарын кире какканнан соң эшне яңадан карау өчен беренче инстанция судка җибәрү рөхсәт ителми. Әмма беренче инстанция судындагы кагыйдәләр, аерым алганда, җавап тоту таләпләрен кушу яки аеру, гариза бирү нигезен яки предметын, күләмен, каршы гариза бирү турында таләпне үзгәртү, эшне кабаттан караганда кулланылмаячак. Читтән торып производство, эшне алардан башка гына карау турында гаризалары булмаган якларның кабат килмәве аркасында каралмыйча калдырылуы турында кагыйдәләр дә кулланылмый, шулай ук беренче инстанция судында карау предметы булмаган яңа таләпләр дә каралмаячак. РФ Гражданлык процессуаль кодексының 327.2 маддәсе нигезендә апелляция инстанциясенә эшләр кергән көннән алып ике ай эчендә өч судья составында, коллегиаль каралачак.

    Реклама

    Суд карарына апелляция шикаяте бирү хокукына эштә катнашучы яклар, башка затлар, ә инде апелляция билгеләмәсе китерү хокукына эштә катнашучы прокурор ия. Суд карарына шулай ук эштә катнашуга тартылмаган, әмма эш буенча кабул ителгән карар белән хокук һәм бурычлары бозылган затлар да шикаять бирә ала. Җәмгыяви судьялар карарларына бирелгән апелляция шикаятьләре элеккечә үк район суды тарафыннан карала. Яңа Закон редакциясендә суд кабул иткән карарларга апелляция шикаяте бирү срогы бер айга кадәр, ә билгеләмә чыгару срогы 15 көн итеп арттырылган. Бу икенче инстанция судларының еракта урнашуыннан чыгып эшләнгән, моннан тыш, озак срок шикаять, билгеләмә әзерләү, шулай ук эштә катнашуга әзерлек өчен мөмкинлекләрне арттыра. Әгәр нинди дә булса сәбәп белән шикаять бирүнең процессуаль срогы сакланмаган икән, ул вакытта срокны яңарту турында гариза эшне беренче инстанция буенча караган судка бирелә. Суд срокның сакланмавында нигезле сәбәп (шикаять бирүченең авыр хәлдә булуы һ.б.) таба икән һәм бу хәлләргә шикаять бирелгән суд карары законлы көченә кергәннән соң бер елдан да артык вакыт үтмәгән икән, шул чагында гына шикаять бирү срогы яңартылырга мөмкин (РФ ГПКның 112 маддәсе, 4 бүлеге).

    Барлык суд инстанцияләрендә эшләрне карау процедурасының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән бу яңалыкларны хәзерге суд реформасының чираттагы этабы дип санарга мөмкин.

    Раушания Гатауллина, судья ярдәмчесе

    Гражданнар игътибарына шуны җиткерәбез: Азнакай шәһәр суды карарларына кассация шикаятьләрен кабул итүнең соңгы көне - 2011 елның 20 декабре. 2011 елның 20 декабреннән соң чыгарылган карарларга апелляция шикаяте бирелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: